Рәфис Корбан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: ]] - → ]] — using AWB
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
|Сайт =
}}
'''Рәфис Корбан''', чын исеме '''Рәфис Харис улы Корбанов''' — [[татар]] [[драматург]]ы, балалар [[шагыйрь|шагыйре]], [[Татарстан]]ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, [[Татарстан Язучылар берлеге]] рәисе ([[2012 ел|2012]] — хәзерге вакыт).
 
Ул [[1957 ел]]ның [[1 гыйнвар]]ында [[Татарстан]]ның [[Биектау районы|Биектау]] (элекке Дөбъяз) районы [[Кече Битаман]] авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге [[Зур Битаман]] авылында урта мәктәпне тәмамлагач, [[1974 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика бүлегенә укырга керә.
Юл номеры - 29:
[[1977 ел]]да университетның өч курсын тәмамлап, [[«Татарстан яшьләре» газетасы]] редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны [[Буа]]га китеп, ике елга якын [[«Байрак» газетасы|«Байрак»]] исемле төбәк газетасында эшләп ала. [[1980 ел]]дан ул янәдән [[Казан]]да: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, [[1982 ел]]дан [[1989 ел]]га кадәр [[Татарстан радиосы]]нда башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. [[1989 ел]]дан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — [[«Салават күпере» журналы|«Салават күпере»ндә]], [[«Идел» журналы|«Идел»дә]], [[«Әдәби җомга» газетасы|«Әдәби җомга»]] газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.
 
Аннан соң Рәфис Корбан [[Татарстан китап нәшрияты]]нда матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.

[[2007 ел]]ның [[6 февраль|6 февралендә]] [[Салих Сәйдәшев исемендәге ТР ДЗКЗ]]да шагыйрьнең 50 еллык юбилеена багышлаган әдәби-музыка кич үтә.

[[2012 ел]]ның [[18 май|18 маенда]] узган [[Татарстан Язучылар берлеге]]нең җыенында ул рәис булып сайлана.
 
== Чыганаклар ==