Өкеләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «200px|thumb|right| '''Байгы́ш''' (''мәче башлы ябалак'') (Bubo) - ябалакларгаиләлеген…»
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Bubo virginianusDO1908P01CA.JPG|200px|thumb|right|]]
'''Байгы́ш''' (''мәче башлы ябалак'') (Bubo) - [[ябалаклар]] гаиләлегеннән кошлар ыругы. 12 төре билгеле, [[Евразия]], [[Америка]] һәм [[Төньяк Африка]]да таралганнар. [[Русия]]дә бер төре - гади байгыш (B. bubo) очрый. [[Татарстан]] территориясендә сирәк очрый, утрак төр.
 
Биек кәүсәле урманнарда, урман үскән чокырларда яши. 80 см га кадәр озынлыкта, ана байгыш 3 кг, ата байгыш 2,5 кг чамасы авырлыкта, канат җәеме 180 см га җитә. Каурыйлары йомшак, кара тимгелләр һәм тар аркылы сызыклары булган җирәнрәк көрән төстә. Башында тырпаеп торган зур кара каурыйлары - «колаклары» бар. Йомры башлы, йөзе яхшы күренә. Зур күзләре алга карый. Аяклары көчле, тулысынча диярлек каурый белән капланган, бармаклары аска бөгелгән очлы тырнаклы. Томшыгы кыска, ыргаксыман кәкре. Башы 270 градуска борыла. Очуы салмак һәм тавышсыз. Март ахыры - апрельдә парлашу чорында үзенчәлекле тавышлары ишетелә. Җир өстендә аулак чокырда оялый. 2-3 ак йомырка сала. Төп азыгы - тычкансыман кимерүчеләр (йомран, әрлән, су тычканнары), бака, балыклар. Озак вакыт аучылык хуҗалыгына зыян китерә дип исәпләнә, кырып бетерелергә тиеш була, шуның нәтиҗәсендә бик сирәгәя. Байгышның 70 елга кадәр яшәү очраклары мәгълүм.