Сәмәрканд: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ерней (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Сәмәрка́нд''' ({{lang-uz|Samarqand}}) — дөньянең иң борынгы шәһәрләреннән берсе, Согыд тарихи өлкәсе һә…»
(аермасы юк)

25 авг 2012, 17:20 юрамасы

Сәмәрка́нд (үзб. Samarqand) — дөньянең иң борынгы шәһәрләреннән берсе, Согыд тарихи өлкәсе һәм дәүләте мәркәзе, Үзбәкстанның зурлыгы буенча икенче шәһәре, Сәмәрканд өлкәсенең мәркәзе.

Халык исәбе — 388,6 мең кеше (2011).

Ике мең ел артык дәвамында Бөек ефәк юлының мөһим пункты иде. XIV гасырда Аксак Тимур һәм Тимуриләр империясенең башкаласы булды.

Шәһәр диңгез өстеннән 702 м биеклектә урнашкан. Шәһәрнең тарихи үзәге — Регистан мәйданы.

Файл:Tillya-Kori Madrasah.JPG
Сәмәркандта Регистан мәйданында Тиллә Кари мәдрәсәсе
Файл:Sher-Dor Madrasah.JPG
Сәмәркандта Регистан мәйданында Ширдар мәдрәсәсе
Файл:Ulugh Beg Madrasah.JPG
Сәмәркандта Регистан мәйданында Олугбәк мәдрәсәсе
Сәмәркандта Регистан мәйданында Ширдар мәдрәсәсе. Василий Верещагин рәсеме, 18691870 еллары
Шаһи Зинда төрбәләр ансамбле
Гүри Әмир төрбәсе