Галимҗан Нигъмәти: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр = язучы, галим, тәнкыйтьче һәм педагог
| туу датасы = 26.07.1897
| туу җире = [[Башкортстан]]ның [[Чишмә районы]] [[Өйдрәкбаш|Өйдерәкбаш]] авылы
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 26:
Ул [[1897 ел]]ның [[26 июль|26 июлендә]] хәзерге [[Башкортстан]]ның Благовар районына кергән [[Өйдрәкбаш|Өйдерәкбаш]] авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Галимҗанга ике яшь чагында, аның әтисе гаиләсен ияртеп [[Уфа]] шәһәренә күчә. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән Әмирҗан агай, тормышы авырлыгына карамастан, улын укытырга тырыша: башлангыч белем алуга, аны [[Уфа]]ның алдынгы мәдрәсәләреннән булган «Галияргә урнаштыра. Галимжан анда бик тырышып укый, соңгы сыйныфларда чагында ул инде үзе дә шәкертләргә әдәбият дәресләре бирә башлый.
 
Октябpь көннәрен Галимҗан Нигъмәти шатланып каршы ала, мөгаллим һәм укучылар комитеты члены буларак, шәкертләр арасында мәдәни агарту эшләре алып бара, [[1918 ел]]ның азагыннан исә Көнчыгыш фронтның Бишенче [[Кызыл Армия]] политбүлеге органы "Кызыл яу" газетасында әдәби сотрудник булып эшли башлый. [[1919 ел]]ның язында, [[Уфа]]ның Колчак гаскәрләре кулы на төшү куркынычы тугач, Галимҗан Нигъмәти [[Бәләбәй]] шәһәренә күчә һәм редакциядәге хезмәтен дәвам иттерә. Шунда чакта, [[1919 ел]]да, Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. [[1919 ел]]ның декабрендә Бишенче Армиянең Реввоенсоветы карары белән, газета хезмәткәрләре, шул җөмләдән Галимҗан Нигъмәти дә партия Үзәк Комитетының Себер бюросы карамагына күчерелә. Монда Галимҗан Нигъмәти [[Омски]]да (соңыннан – [[Новосибирск]]ида) чыккан| [[«Азат Себер» газетасындагазетасы]]нда башта җаваплы секретарь, аннары мөхәррире булып эшли.
 
[[1921 ел]]да Галимҗан Нигъмәти [[Мәскәү]]гә килә һәм, Көнчыгыш коммунистик институтның (КУТВ) бер еллык курсларын тәмамлап, Дәүләт журналистика институтында укый башлый, ләкин, [[1923 ел]]да Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнүе сәбәпле, аңа институтны тәмамларга туры килми.
 
[[Мәскәү]] чорында (1921—1926) Галимҗан Нигъмәтинең журналистика, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге актив иҗат эшчәнлеге башлана. Ул яшь совет матбугатының һәм әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр һәм марксизм-ленинизм тәгълиматы, социализм нигезләре турында популяр характердагы фәнни хезмәтләр язып бастыра «Октябрь һәм әдәбият» ([[1922 ел|1922]]), «[[Карл Маркс]] безгә нәрсәләр калдырды?», ([[1922 ел|1922]]), «Адәмнәр ничек яратылган?» ([[1924 ел|1924]]), «Ленин һәм пролетариат революциясе» ([[1924 ел|1924]]) кебек мәкаләләре һәм «Коммунизм турында» ([[1924 ел|1924]]), «Әдәбият мәйданында» ([[1925 ел|1925]]) исемле китаплары әнә шул иҗади активлык турында сөйли.
 
[[1926 ел]]ның ахырында Галимҗан Нигъмәти [[Казан]]га килә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «[[Ватаным Татарстан]]») газетасының баш редакторы итеп билгеләнә. [[1928 ел|1928]]—[[1930 ел]]ларда [[Татар дәүләт нәшрияты]]ның баш мөхәррире булып эшли. Редакторлык хезмәте белән беррәттән, [[1929 ел]]дан башлап [[Көнчыгыш педагогия институтындаинституты]]нда әдәбият укыта. [[1933 ел]]да ул инде институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә [[1934 ел]]дан профессор һәм кафедра мөдире вазифаларын башкара. [[1930 ел|1930]]—[[1932 ел]]ларда ул, төп эшеннән аерылмыйча, «Яңалиф» журналының редакторы да булып тора.
 
Бу елларда Галимҗан Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге тагы да киңрәк колач белән җәелеп китә. 1927—1932 еллар арасында гына да ул дүрт китап, иллегә якын әдәби тәнкыйть мәкаләсе язып бастыра. Аның бу хезмәтләрендә татар язучыларыннан [[Мәҗит Гафури]], [[Гафур КоләхметовКоләхмәтов]], [[Дәрдемәнд]], [[Галимҗан Ибраһимов]], [[Шәехзадә Бабич]], [[Кави Нәҗми]], [[Һади Такташ]], [[Афзал Шамов]], [[Ибраһим Гази]], [[Гомәр Толымбай]] һәм башкаларның иҗатлары тикшерелә. Ул шулай ук [[Лев Толстой]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]] кебек рус әдәбияты классикларының иҗатлары турында да мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә [[Галимҗан Ибраһимов]] иҗатын өйрәнүгә игътибарын юнәлтә һәм аңа күләмле берничә мәкаләсен багышлый («Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?», 1929; «Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы турында», 1932; «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары», 1928 һ. б.).
 
Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору турында»гы [[1932 ел]]гы карары һәм совет язучыларының I Бөтенроссия съездыннан ([[1934 ел|1934]]) соң Галимҗан Нигъмәти, үзенең әдәби-эстетик карашларындагы һәм методологиясендәге элеккеге пролеткультчылык һәм вульгар социологизм элементларыннан арына барып, татар әдәбиятының үсеш процессларын тагы да тирәнрәк һәм нигезлерәк итеп анализлый башлый. «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» ([[1933 ел|1933]]), «Социалистик реконструкция чорында совет татар матур әдәбияты» ([[1934 ел|1934]]), «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» ([[1934 ел|1934]]), «Шәриф Камал — драматург» ([[1934 ел|1934]]), «Татар совет драматургиясенең үсеше» ([[1935 ел|1935]]), «Һади Такташ» ([[1936 ел|1936]]) һәм, ниһаять, [[Габдулла Тукай]] иҗатына багышланган «Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы» ([[1936 ел|1936]]) исемле хезмәтләр Галимҗан Нигъмәтинең, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе буларак, карашларында марксистик-ленинчыл тарихилык концепцияләренең торган саен ныгый һәм ачыклана баруын күрсәтә.