«Яхъя Халитов» битенең юрамалары арасында аерма

43 байта добавлено ,  7 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
к
| һөнәр = тәрҗемәче
| туу датасы = 22.08.1929
| туу җире = [[Татарстан]]ның [[Тәтеш районы]] [[Үтәмеш (Тәтеш районы)|Үтәмеш]] авылы
| гражданлык =
| милләт =
== Тормыш юлы ==
 
Ул [[1929 ел]]ның [[22 август]]ында [[Татарстан]]ның [[Тәтеш районы]] Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, башта [[Арча]] педагогика училищесын, аннары [[1972 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетының соңгы курсында укыган чагында ук “Совет әдәбияты” (хәзерге “[[Казан утлары]]”) журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952-1955 елларда [[СССР Фәннәр академиясе]]неңакадемиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты]] каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә яңадан кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (1960-1963) елларда Яхъя Халитов — [[Татарстан китап нәшрияты]]нда редактор хезмәтендә) шунда эшли, [[1963 ел]]дан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. [[1976 ел]]ның гыйнварыннан бирле Яхъя Халитов Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир вазыйфаларын башкара.
 
Яхъя Халитов — иҗади сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге [[1952 ел]]дан, рус язучысы [[Николай Тихонов]]ның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барып, дөнья әдәбияты классиклары, рус совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәясен тәрҗемә итте. Алар арасында [[Михаил Шолохов]]ның мәшһүр “Тын Дон” (“Тихий Дон”) роман-эпопеясенең беренче һәм өченче китаплары, “Күтәрелгән чирәм” (“Поднятая целина”) романы, [[Вениамин Каверин]]ның “Ике капитан” (“Два капитана”), [[Юрий Бондарев]]ның “Кайнар кар” (“Горячий снег”), латыш әдибе [[Вилис Лацис]]ның “Яңа тормышка”(“К Новому берегу”), татар әдибе [[Мәхмүт Галәү]]нең үз вакытында [[рус теле]]ндә генә дөнья күрергә өлгергән “Болганчык еллар” (“Муть”) романнары, [[Чыңгыз Айтматов]]ның “Бәхил бул, Гөлсары!” (“Прощай, Гулсары”), “Анам кыры” (“Материнское поле”) һ.б. повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы [[Майн Рид]]ның “Башсыз җайдак” (“Всадник без головы”), бельгияле [[Шарль де Костер]]ның “Уленшпигель турында риваять” (“Легенда об Уленшпигеле”), француз [[Александр Дюма]]ның “Өч мушкетер” (“Три мушкетера”) кебек әсәрләре бар.
33 970

правок