Контент бетерелгән Контент өстәлгән
|
|
'''Наилә Хәким кызы Гәрәева''' — [[Камал театры]] артисткасы.
Ул [[1940 ел|1940 елның]]ның [[18 ноябрь|18 ноябрендә]] [[Казан]]да Хәким абый белән Рәгъвә апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Хәким абый хәрби чекист булып хезмәт итсә дә, музыка, театр, рәсем сәнгатенә һәм әдәбияткә бәйләнгән кеше була. Өендә бик бай китапханә булдыра. Гомере буе кинематография системасында эшләгән әниләре балаларын махсус [[музыка]] мәктәбенә укырга бирә. Рус мәктәбен тәмамлагач, Наилә Казан театр училищесына укырга керә.
Наилә Гәрәева сәхнәгә театр яшь актрисаларга мохтаҗ чагында килә. Беренче тапкыр [[1960 ел]]да [[Хәй Вахит|Хәй Вахитның]]ның «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге яшьлек дәрте белән иҗат иткән 18 яшьлек Рәхилә роле белән үк театр йолдызына әверелә. Бер-бер артлы [[Чыңгыз Айтматов|Чыңгыз Айтматовның]]ның «Гүзәлем -— Әсәл», Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә -— адәм баласы»нда – Зөбәйдә, [[Хәй Вахит|Хәй Вахитның]]ның «Рәхим итегез» пьесасында – Зәйтүнә образларын иҗат итә. [[Мәскәү|Мәскәүдәге]]дәге Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлаган бер төркем яшьләр кайтып төшкәндә, Наилә Гәрәева инде сәхнәдә ныклы, ышанычлы, кыю адымнар белән атлаучы танылган актриса була.
Яңа образларны аңлап иҗат итәргә ярдәм биргән режиссер [[Рәфкать Бикчәнтәев|Рәфкать Бикчәнтәевның]]ның үзе режиссерлык иткән һәр спектакльгә Наиләне үзен иркен тотучы “башкисәр” кыз рольләренә сайлый. Наилә белән Рәфкать кавышкач, [[1962 ел]]да [[Фәрит Бикчәнтәев|Фәрит]]ләре туа. Сәхнә гаиләнең бар вакытын алып торганлыктан гаилә нигезе какшый башлый, Рәфкать Бикчәнтәев Камал театрыннан киткәч, гаилә таркала. 15 ел дәвамында төп геройларны уйнап сәхнәнең үзәгендә торган Наиләнең иҗат эшчәнлегенә дә пәрдә “ябыла”, ул сәхнәдә үз урынын югалта.
Театр училищесын тәмамлап, югары режиссерлык белеме алу өчен [[Мәскәү|Мәскәүгә]]гә юл тоткан улы Фәритнең труппага режиссер булып кайтуын зур түземсезлек белән көтә ана. Улы театрга режиссер булып кайткач, 7 ел буена иҗат бәхетен каплаган пәрдәләрне Наилә Гәрәева пыран-заран китерә. Сәхнәдә Пьер Бомаршеның “Шаушулы көн”ендә -— Сюзанна, [[Туфан Миңнуллин|Туфан Миңнуллинның]]ның “Шәҗәрә”сендә Сәлимә Сәетбәкова, Э. Де-Филиппоның “Гаугалы гаилә”сендә Мэли, [[Мансур Гыйләҗев|Мансур Гыйләҗевның]]ның “Бичура”сында Күршекәй булып яшәрә, яшьни, театр күгендә якты йолдыз булып тагын да югарырак атыла. “Әни килде” спектаклендә әни ролен уйнаганы өчен ул “1999 елның хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручысы” исеменә лаек була.
== Сылтамалар ==
{{Rq|image}}
[[Төркем:Камал театры актерлары]] ▼
{{DEFAULTSORT:Гәрәева, Наилә}}
▲[[Төркем:Камал театры актерлары]]
|