«Леон Буржуа» битенең юрамалары арасында аерма

1 байт убрано ,  8 лет назад
к
→‎Биография: пунктуация, replaced: , → , using AWB
к (пунктуация, replaced: ]] - → ]] — using AWB)
к (→‎Биография: пунктуация, replaced: , → , using AWB)
'''Леон Виктор Огюст Буржуа''' ({{lang-fr|Léon Victor Auguste Bourgeois}}; [[21 май]] [[1851]], [[Париж]] — [[29 сентябрь]] [[1925]], [[Шато-д'Ожер]]) – атаклы [[Франция|француз]] дәүләт эшлеклесе һәм юрист, [[Франция]]нең 64 нче [[Франция премьер-министры|премьер-министры]], [[1920 ел]]да [[Тынычлык өчен Нобель премиясе]] лауреаты.
== Биография ==
Леон Буржуа 1851 елның 21 маенда Парижда туа. Ул [[Париж университеты]]ның юридик факультетында укый , анда хокук докторы дәрәҗәсен ала һәм шуннан соң күпмедер вакыт [[адвокат]] булып эшли. [[1882]] елда ул [[Тарн]] департаментының префекты итеп билгеләнә, [[1885 ел]]да исә – [[Югары Гаронна]] префекты, ә [[1887 ел]]дан [[Париж полициясы]]н җитәкли. [[1890]] елда ул эчке эшләр министры вазифасын били, ә [[1890]] елдан [[1892]] елга кадәр иҗтимагый мәгариф министры була. [[1892]]-[[1893]] елларда Буржуа юстиция министры булып эшли һәм бу чорда [[Панама гаугасы]] эшен алып бара.
 
[[1895 ел]]да Буржуа премьер-министр итеп билгеләнә һәм үзенең кабинетын оештыра, анда күбесенчә радикал-социалистлар була. Буржуа хөкүмәте игътибарын күбесенчә социаль мәсьәләләргә юнәлтә һәм үзенең социаль программасын төзи. Аны табышка бәйле салым хисабына башкарырга җыеналар. Ләкин бу тәкъдим җитди каршылыкка очрый, һәм [[1896]] елның апрелендә Буржуа вазифадан китә.
12 122

правки