Рәиф Әмиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: - → — (3) using AWB
Юл номеры - 50:
[[1992 ел]]да Казанда узган беренче [[Бөтендөнья татар конгрессы]]нда катнаша. [[Чаллы]] шәһәренең Бөтендөнья мөселман эшкуарлары җыенына барып кайтты. Башкортстанда «Ислам» бизнес үзәген оештырды.
 
Башкортстан Югары Советы Рәисе [[Мортаза Рәхимов]] янына нәшрият төзү мәсьәләсе белән сугылып чыга. Әмма югары даирәдән кире борыла. Ахыр чиктә Министрлар Советы Рәисе [[Марат Миргаҗамов]] татар китабы нәшриятын оештыру турындагы карарга кул куйды. [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|Уфада «Нур» театрын]] аякка бастыру уңаеннан да шул ук кешенең имзасы алынды. Шулай итеп: «Башкортстанда татар хәрәкәтен җәелдерү өчен татарча язучыларның, язарга теләүчеләрнең үз оешмасы булырга тиеш!» - дигән фикер чын-чынлап тернәкләнде. Нәтиҗәдә [[1993 ел]]ның декабрендә 16 кеше катнашында бу оешмага нигез салынды. Ул Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Әмма [[1994 ел]]ның [[28 март]]ында кире кагылды, документлары гамәлдән чыгарылды.
 
Шуннан бирле Башкортстан татарлары Язучылары берлеге рәисе, Русия Гуманитар Фәннәр академиясе академигы Раиф Кадим улы Әмиров җан тынычлыгын югалткан милләтпәрвәр халәтендә яши. Эшчәнлегендә ике яссылыктагы тормыш алып бара. Аның берсе - иҗади яшәеш. Ул китап чыгару, төрле кичәләр үткәрү, укытучылар белән элемтә урнаштыру белән бәйле. Ә икенчесе - Юстиция министрлыгы белән көрәш. Киров районы судында, Башкортстан Югары судында, Русия Федерациясе Югары судында аңа карата белдерелгән дәгъва 24 мәртәбә каралды. Утырышларда куелган төп таләп бер: Башкортстан татарлары Язучылар берлеген кире кайтарырга! Мондагы эшнең нәтиҗәлелегенә килгәндә, ул өметләнү тирәсендә. Алдагы бурыч: акылны җуймыйча, сабырлыкны югалтмыйча, теләкне закон нигезендә чынбарлык итәргә кирәк.<ref>[http://cinash.narod.ru/Badretdinov/nachar.htm Начар авылының яхшы кешесе]</ref>
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
Юл номеры - 58:
* [http://kiziltan.ru/useruploads/files/pdf_kt/kt_218_03_11_11.pdf «Кызыл таң» газетасы]
 
{{DEFAULTSORT:Әмиров, Рәиф}}
[[Төркем:Башкортстан татарлары]]
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Башкорт әдәбият белгечләре]]
{{DEFAULTSORT:Әмиров, Рәиф}}