Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәле: пунктуация, replaced: - → —, , → , using AWB
Юл номеры - 29:
 
[[1917 ел]]ның мартында ул большевиклар фиркасы сафына баса һәм урындагы оешмасының карары буенча [[Сызран]] тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә Казан хәрби округы Шамил Усмановка Сызранда торган частьлардагы фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть [[1918 ел]]ның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта [[Оренбург]]тагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары [[Актүбә]] шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән [[Ырынбург]]ка кадәр сугышчан юл уза һәм [[1919 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик сәфәр вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби юлбашчы итеп таныта. [[1919 ел]]ның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе [[татар бригадасы]]на комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.
Сәяси бүлектәге Ш. Усманов эшенең икенче зур юнәлеше — нәшрият. Үзәк мөселман хәрби коллегиясы органы - «Кызыл армия» газетасына яңа авторлар, журналистлар табуга күп көч түгә, берара үзе мөхәррирлек итә. Газатта Шамил Усмановның Совет Татарстаны җөмһүриятен төзү проблемаларына багышланган мәкаләләр басыла. [http://wikisource.org/wiki/%D0%90%D0%A2%D0%A1%D0%A1%D0%A0_%D0%BE%D0%B5%D1%88%D1%82%D1%8B%D1%80%D1%83_%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%D0%B3%D1%8B_%D0%B4%D0%B8%D0%BA%D1%80%D0%B5%D1%82 Татарстан республикасы турында Декрет] чыккач, аның вакытлы органы буларак Инкыйлаби комитет төзелә, Ш. Усманов анын секретаре итеп билгеләнә. Бу органның төп максаты Татарстан Советларының Учредительный корылтаен җыю хәзерләү була. Бу эштә артык мөстәкыйль эш йөрткәнлектән (ул һәм көрәштәшләре корылтайда күпчелек делегатларның татарлардан булуын тәэмин итәргә ниятләгән), урыс [[шовинистлар]]ы оялаган [[Казан губернасы|Казан губерна]] комитеты аны, И. Фирдәвесне һәм И. Казаковны эштән читләштерә. Ш. Усманов Төркестан фронтына мобилизацияләнә. [[1922 ел|1922]] елга кадәр Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы.
 
Кире Казанга [[1922 ел]]ның мартында кайта. [[1925 ел|1925]]га кадәр Ш.Усманов , Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.
 
[[1925 ел|1925]]—[[1926 ел|1926]] елларда Шамил Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, [[Ташкент]]ка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы булып хезмәт итә. [[1927 ел]]да Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, [[1930 ел]]дан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.