Айрат Әхәт улы Фазылҗанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: ]] - → ]] — using AWB
Юл номеры - 24:
'''Айрат Әхәт улы Фазылҗанов''' — татар галиме, табиб.
 
Айрат Фазылҗанов [[1959 ел]]ның [[3 июнь|3 июнендә]] [[Әтнә районы]]ның [[Олы Әтнә]] авылында туган. [[1976 ел]]да [[Балтач]] урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны [[Казан дәүләт медицина институты]]на укырга керә, аны [[1981 ел]]да тәмамлап терапевт белгечлеге ала. Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә бер еллык практика үткәннән соң [[1982 ел]]да 13 шәһәр клиник хастаханәсенә табиб-терапевт булып урнаша. [[1985|1985 ел]] - [[1991 ел]]ларда — шушы хастаханәдә баш табиб урынбасары.
 
[[1991 ел]]да әлеге хастаханә каршында кардиоревматология бүлеге оеша һәм аның мөдире итеп А.Фазылҗанов билгеләнә. Әнә шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы хезмәтендә булды. Яңа ачылган бүлекне комплектлаштыру, җиһазлау эшенә күп көч куйды, дәвалау процессларын чын мәгънәсендә фәнни нигездә алып баруга нигез салды, зур тәҗрибә туплады.
А.Фазылҗанов Казан медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында (ГИДУВ) укып йөрәк авыруларын дәвалау буенча специальләште. Үзенең практик эш тәҗрибәсен гомумиләштереп Казан медицина академиясенең функциональ диагностика кафедрасында йөрәк авыруларын дәвалау ысуллары турында диссертация яклады һәм [[1997 ел]]ның февралендә медицина фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Югары категорияле табиб.
 
Үз эшенә ахыргача бирелгән, һәрвакыт яңалыкка омтылучан, кешеләргә карата гаять игътибарлы табиб буларак А. Фазылҗанов коллективта зур абруй-хөрмәт казанды, үзендә дәваланганнарның чиксез рәхмәтен яулады, бик күпләрнең гомерләрен саклап калды. Ни аяныч, аның үзенең гомере кыска булды — катлаулы авыр операциядән соң савыга алмыйча [[1998 ел]]ның [[1 октябрь|1 октябрендә]] вафат булды.
 
[[Төркем:Татар галимнәре]]
{{DEFAULTSORT:Фазылҗанов, Айрат (галим)}}
[[Төркем:Татар галимнәре]]