«Сүз төркемнәре» битенең юрамалары арасында аерма

1612 байт добавлено ,  8 ел элек
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к (r2.7.3) (робот үзгәртте: tl:Bahagi ng pananalita)
к
'''Сүз төркемнәре''' — уртак [[семантика|семантик]] һәм [[грамматика|грамматик]] үзенчәлекләре буенча тупланган сүзләр класслары.
 
Җир, су, кеше сүзләре — [[исем]]нәр. Алар предмет һәм затларны белдерәләр, килеш белән төрләнәләр, берлектә я күплектә киләләр.
{{Rq|stub}}
 
Баралар, чәчәк ата, елмайдың сүзләре — [[фи­гыль]]ләр. Болары эш-хәл, хәрәкәтне белдерәләр, зат-сан белән төрләнәләр, хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда киләләр.
 
Ак, кызыл, сары — [[сыйфат]]лар. Бу сүзләр предмет һәм затның билгесен белдерәләр, гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендә килә алалар.
 
Бүген, озак, әкрен — [[рәвеш]]ләр. Алар эш-хәлнең билгесен белдерәләр.
 
Бер, икенче, кырыклап — [[сан]]нар. Бу сүзләр предметларның санын белдерәләр.
 
Болардан тыш, сүз төркемнәренә тагын [[ал­машлык]] {мин, син, кем? нәрсә?), [[аваз ияртемнәре]] {чатыр-чотыр, даң-доң, ялт-йолт), [[бәйлек]] {кебек, белән, аша), [[теркәгеч]] {һәм, ләкин, чөнки), [[хәбәрлек сүз]] {юк, кирәк, тиеш), [[кисәкчә]] {гына, генә; ук, үк, нәкъ) һәм [[ымлык]] {уф, эх, и) керә.
 
[[Татар теле]]ндә барлыгы 12 сүз төркеме бар.
 
[[Төркем:Сүз төркемнәре| ]]