Балакатай районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Административ берәмлек |Исем= Балакатай районы |Герб= Coat_of_Arms_of_Belokatai_rayon_(Bashkortostan).png |Гербның аст…»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
1930 елда Иске-Балакатай районы оештырылган, 1933 елда хәзерге исеме бирелгән. Мәйданы — 3037 км<sup>2</sup>. Административ үзәге — [[Яңа Балакатай]] авылы, Уфадан 341 км, иң якын тимер юл станциясе Үңкерледән (Чиләбе өлкәсе) 35 км еракта урнашкан.
 
Халкы — 22,6 мең (2010) кеше (1970 — 27,5 мең; 1979 — 24,9 мең; 1989 — 22,1 мең; 1995 — 23,0 мең кеше). Халыкның уртача тыгызлыгы 1 км2-га 8 кеше. Күпчелек [[урыслар]] (50,2%) һәм [[башкортлар]] (43,2%) яши. Татарлар – халыкның 5% чамасын тәшкил итәләр. Унсигезенче гасыр азакларында урындагы балакатай ыруы башкортлары җирләренә [[Пермь губернасыннангубернасы]]ннан урыс игенчеләре күчереп утыртыла.
 
Районда барлыгы 46 авыл. Кешеләрнең күбесе (1989 халык исәбен алыу буенча) [[Яңа Балакатай]] (5,3 мең), [[Карлыхан]] (1,7 мең), [[Ургалы]] (1,5 мең), [[Ямаш (Балакатай районы)|Ямаш]] (1,2 мең) авылларында яши.
Юл номеры - 42:
 
Соры һәм каракучкыл соры урман тупрагы, ә көньяк-көнчыгыш өлешендә соры һәм каракучкыл соры тау-урман тупрагы өстенлек итә. Районның 46,8% җирендә катнаш урмандар таралган. [[Кондыз]], [[чәшке]], [[кама]], кыргый җәнлек һәм кош-кортның башка сунар төрләрен һаклау максатында Карлыхан белән Балакатай заказниклары оештырылган.
Район терРайондаРайонда комташ (Яңа Балакатай), кирпеч балчыгы (Атарша), ком, комлы кырчынташ шикелле материаллар катнашмасы, агрономик рудалар: известь, торф туфы (Акчаган) яткылыклары табылган. Аларның аз гына өлеше урындагы ихтыяҗ өчен кулланыла.
== Иктисад ==
[[Авыл хуҗалыгы]] җирләре мәйданы 124,7 мең га (район териториясенең 41,1%), шул исәптән сөрүле җирләр — 84,2 мең га, печәнлекләр — 17,2, көтүлекләр — 23,3 мең га. Авыл хуҗалыгы малчылык һәм игенчелек буенча махсуслашкан, дуңгызчылык үскән, Балакатай май-сыр комбинаты — районда авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүче бердәнбер предприятие.
Юл номеры - 48:
Урман ресурслары Карлыхан леспромхозы, Ургалы һәм Кадыйр агач әзерләү участоклары тарафыннан файдаланыла.
== Транспорт ==
Районды транспорт белән хезмәтләндерүдә ике тимер юл станциясе: Үңкерле (район территориясеннән читтә) һәм Ургалы (район территориясендә) катнаша.Үңкерледән Яңа Балакатай авылына автомобиль юлы бара. Яңа Балакатай—[[Үрге Кыйгы]] һәм Яңа Балакатай—Карлыхан—Олы Устьикин автомобиль юлдары районды республика әһәмиәтендәге Уфа—[[Бөре (шәһәрешәһәр)|Бөре]]—Сулея—Чаткы, Мәсәгуть—Красноуфимск автомобиль магистральләре белән тоташтыра. Ургалы тимер юл станциясендә Уренгой—Чиләбе—Петровск газ үткәргеченең газ кудыру станциясе урнашкан. [[Яңа Балакатай]]да аэропорт эшли.
== Социаль-мәдәни өлкә ==
Районда 38 гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән 12 урта мәктәп; 1 музыка мәктәбе, 1 ПУ, 21 гомуми китапханә, 42 клуб учреждениесе, үзәк район, 3 участка хастаханәсе бар.