Ркаил Зәйдулла: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
 
== Биография ==
[[1962 ел]]ның [[23 гыйнвар]]ында хәзерге [[Чуашия|Чуаш Республикасының]] [[Комсомол районы]] [[Чичкан]] авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда [[КДУ|Казан университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда [[Аксубай районыныңрайоны]]ның [[Иске Татар Әдәм Суы]] авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла — хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.
 
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «[[Татарстан яшьләре]]» газеталарының, [[«Ялкын» журналы|«Ялкын»]], «[[Казан утлары]]» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, [[«Чаян» журналы]] битләрендә дә дөнья күрә, ә 1[[984 ел]]да яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары [[Хәсән Туфан]] һәм [[Сибгат Хәким]] әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р. Зәйдулла [[1990 ел]]да яшь иҗатчыларның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.