«Кыйссаи Йосыф» битенең юрамалары арасында аерма

33 байта добавлено ,  8 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «'''«Кыйссаи Йосыф»''' (''Йосыф китабы'') — XIII гасырның беренче яртысында Кол Гали тарафыннан иҗ…»)
 
'''«Кыйссаи Йосыф»''' (''Йосыф китабы'') — [[XIII гасыр]]ның беренче яртысында [[Кол Гали]] тарафыннан [[кыйсса]] жанрында иҗат ителгән поэма. [[Татар әдәбияты]]ның борынгы ядкяре. [[Идел буе Болгары]] дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр.
 
Әсәр [[Коръән]]дәге [[Йосыф сүрәсе]]нә нигезләнгән. Поэмада әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби мәсьәләләр киң яктыртылуны таба.
Йосыфның «ашатучы», «азык бирүче» дигән шөһрәтен ишеткән туганнары да икмәк алырга киләләр. Йосыф, үзен белгертмичә, аларны төрле кыен шартларга куеп сыный; аннары, хәйлә корып, үзе белән бер анадан туган Ибне-Йәминне алардан аерып ала. Ул абыйларын гафу итеп, җәзалап үтерү алдыннан бәйләнгән күзләрен чиштерә. Алар Йосыфны танып алалар — унбересе дә аның алдында тез чүгәләр. Йосыфның исәнлеге хакындагы хәбәр Кәнгангә җитә. Улының күлмәген йөзенә сөртүгә, карт Йагъкубның сукырайган күзләре яңадан ачыла.
 
Йагъкуб бөтен ыруы белән Мисырга күчеп килә. «Кырык елдан» соң ул үз иленә кайтып китә һәм шунда вафат була. Зөләйхадән соң Йосыф, шәрекъ хөкемдарлары гадәтенә каршы буларак, икенче кат өйләнми, буйдак килеш балаларын тәрбия кыла. Картайган көннәрендә ул ил белән идарә итү эшләреннән читләштерелә. [[Нил]]ның икенче ягына чыгып, Әмин исемле гел гаделлек, муллык белән тулы шәһәр корып, гаиләсе, иярченнәре белән шунда урнаша. 110 яшендә аңа да үлем килә. Мисырда тагын ачлык башлана; мәлик Рәййан, Йосыфның бәрәкәтен кайтару өчен, аның табутын таләп итә. Мөсалим табутны бирергә теләми, ике арада конфликт чыга. Йосыф саркофагы Нил төбенә салынгач, ике якка да муллык-иркенчелек урнаша...
 
[[Төркем:Идел буе Болгары]]
33 970

правок