Көньяк Африка: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Көньяк Африка''' кыйтганың Конго (Заир) — Замбези елгаларының …»
(аермасы юк)

24 июл 2012, 16:28 юрамасы

Көньяк Африка кыйтганың Конго (Заир) — Замбези елгаларының субүләреннән көньякка таба яткан өлешен алып тора. Көньяк Африка яссы таулыгы үзәк өлешендә түбәнәя, һәм казанлыкта Калахари чүле ята. Читләренә таба яссы таулык акрынлап күтәрелә, ә көнчыгышта Дракон тауларына күчә. Иң көньякта җыерчыклы-кантарлы Кап таулары күтәрелеп тора, алар Көньяк Африканың барлык калган өлешенә караганда яшьрәк. Көньяк Африканың зур өлешен саванналар алып тора. Дымлылык шартлары бертигез булмаганлыктан, саванналар бик тә күптөрле.