Алжир: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: vep:Alžir
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 65:
 
XVI гасырдан XVIII гасыргача Әлҗәзаир [[Госманлы империясе]]нә керә. [[XIX гасыр]] башында француз колонизациясе башлана. [[1954 ел]]да Әлҗәзаирдә [[Милли азатлык фронты (Әлҗәзаир)|Милли азатлык фронты]] оештырыла. [[Әлҗәзаир бәйсезлеге өчен сугыш|Француз колониаль гаскәрләренә]] каршы бик күп кан коелган сугыш нәтиҗәләре буенча Әлҗәзаир [[1962 ел]]да бәйсез социалистик дәүләт буларак төзелә. [[1980-ел]]лар ахырында дөньяви хакимият һәм исламчылар арасында каршылыклар [[Әлҗәзаирдә гражданнар сугышы|гражданнар сугышына]] әйләнә. Сугыш ислам кадимчеләрен тар-мар итеп тәмамлана.
 
== Халкы ==
 
[[2009 ел]]га Әлҗәзаирда 39 млннан артык кеше яши дип санала. Илнең төп халкы — [[гарәпләр]] һәм [[бәрбәрләр]]дән торган алжирлылар. Яр буе полосасында һәм тау үзәннәрендә халык аеруча тыгыз утырган. Биредә илдәге халыкның 90 % тан артыграгы яши.
 
== Табигате ==
Төньяктан көньякка таба еракка сузылганга күрә, Алжирны Төньяк Алжир һәм Алжир Сахарасына бүлеп йөртәләр. Төньяк Алжир каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар зонасын алып тора, аңа [[Атлас |Атлас таулары]]ның төньяк өлеше һәм аның тирәсендәге яр буе тигезлеге дә керә. Бу зонада җылылык һәм дым җитәрлек. Шунлыктан Төньяк Алжирның бу өлешенең табигый шартлары яшәү өчен һәм авыл хуҗалыгы өчен уңайлы.
 
Яр буендагы уңдырышлы туфракларда алжирлылар кыйммәтле субтропик культуралар — виноград, цитруслар, майлы үсемлекләр (зәйтүн), җимеш агачлары һ. б. үстерәләр. Алжирның субтропикларындагы табигый үсемлекләр кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур зыян күргән һәм тауларның текә битләрендә генә сакланып калган. Элек кисеп бетерелгән урманнар урынын куаклыклар һәм тәбәнәк буйлы агачлар алган.
 
Атлас тауларының матурлыгы таң калдыра. Биек тау сыртлары очлы түбәләр һәм текә кыялар белән тәмамлана. Тирән тарлавыклар һәм матур үзәннәр белән кискәләнгән тау массивлары тау арасы тигезлекләре белән чиратлаша. Тауларында биеклек пояслары ачык беленеп тора. Атлас тауларының көньяк битләре — [[Урта диңгез]] буйларыннан [[Сахара]]га күчү ул.
 
Илнең күпчелек өлешен [[Сахара]]ның ташлы һәм комлы чүлләре били. Чүлләр территориянең 90 % ка якынын тәшкил итә.
 
Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә, аеруча колонизаторлар хакимлек иткән чорда, Алжир табигате нык зыян күргән. Илдән фосфоритлар, металлар, кыйммәтле агачлар, мәсәлән бөке имәне чыгарганнар. Алжирлылар субтропик зонада урман үсемлекләрен торгызуга һәм илнең чүлле өлкәләрендә урман полосалары утыртуга зур игътибар бирәләр. Алжирда «яшел пояс» барлыкка китерү проекты эшләнгән, бу проект буенча урман полосасы [[Тунис]] чигеннән алып [[Марокко]] чигенә кадәр чүлне кисеп үтәчәк. Аның озынлыгы якынча 1500 км, киңлеге 10—12 км.
 
== Икътисады ==
 
Алжир — [[Африкан]]ың файдалы казылмаларга иң бай илләреннән берсе. Анда тимер рудасы, марганец, фосфоритлар һәм башка файдалы казылмаларның запаслары шактый зур. Төп байлык — сахараның утырма токымнарында табылган бик зур нефть һәм газ чыганаклары. Аларны үзләштерүгә бәйле рәвештә, чүлдә эшче-горняклар һәм геологлар яши торган заманча поселоклар барлыкка килде. Зур шәһәрләр арасында юллар салынган, нефть үткәргечләр, нефть эшкәртү һәм металл эретү заводлары һ. б. төзелә.
 
Чүлдә алжирлылар күбесенчә терлекчелек белән шөгыльләнәләр һәм күчмә яисә ярым күчмә тормыш алып баралар. Алар сарык, кәҗә һәм дөя үрчетәләр. Алжир Сахарасында игенчелек белән оазисларда гына шөгыльләнергә мөмкин, анда хөрмә пальмалары, ә аларның куе ябалдашлары астында җимеш агачлары һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Алжирлылар кичерә торган кыенлыкларның берсе — күчеп йөри торган ком өемнәре белән көрәш.
 
Бәйсезлек игълан ителгәннән соң, Алжир үз сәнәгате үсешендә шактый зур уңышларга ирешә.
 
== Искәрмәләр ==
{{Искәрмәләр}}
 
{{Rq|stub}}
{{Африка илләре}}