Алабуга районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2+) (робот өстәде: vi:Yelabuzhsky (huyện); косметик үзгәртүләр
Юл номеры - 29:
'''Алабуга районы''' —– [[Татарстан Республикасы]]ның төньяк-көнчыгышында урнашкан [[муниципаль район]]. Районның территориясе 1401,4 кв.км тәшкил итә. Алабуганың үзендә 70728 кеше яши (мәгълүматлар 2011 елның 1 гыйнварына), ә авылларда – 10904. Районның 15 җирле үзидарәсенә 48 авыл керә, шуларның иң зурысы – Танайка, анда 1659 кеше гомер итә. Шулай ук, нибары 1 генә кеше яшәгән Красная Горка дигән авыл да бар.
 
== Географик белешмә ==
Алабуга районы территориясе аша Акбаш-Әгерҗе тимер юлы (Алабугадан 14 чакрым ераклыкта Тихоново тимерюл станциясе урнашкан) һәм Казан - Уфа, Алабуга – Можга автомагистральләре үтә. Район үзәгеннән Казанга кадәр ара 215 чакрым. Төп су артериясе – Кама ([[Чулман]]) елгасына шулай ук район биләмәләре аша аккан [[Нократ]], [[Тойма]], Танайка елгалары коя.
 
Юл номеры - 45:
20 китапханә,31 клуб бар.
 
== Икътисад ==
Районның һәм шәһәрнең иң эре сәнәгать предприятиеләреннән НГДУ “Прикамнефть” ачык акционерлар җәмгыятен, “АлАЗ” җитештерү берләшмәсен, “Алабуга сөте”, “Алабуга ит-консерв заводы” ачык акционерлар җәмгыятьләрен, җаваплылыгы чикләнгән “Соллерс-Алабуга” җәмгыятен һ.б.ларны санап китәргә була. Ә шулай да Русиянең генә түгел, якын һәм ерак чит ил инвесторларын да җәлеп иткән “Алабуга” махсус икътисади зонасы турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. РФ һәм ТР бюджетыннан тигез күләмдә “Алабуга” махсус икътисади зонасына 15 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. Ул Русиядәге икътисади зоналар арасында әйдәп баручы буларак билгеле. Барлык зоналарда җитештерелә торган продукциянең 71 проценты нәкъ менә “Алабуга”га туры килә.
 
Юл номеры - 67:
[[pt:Yelabuzhsky (distrito)]]
[[ru:Елабужский район]]
[[vi:Yelabuzhsky (huyện)]]