Гөлзада Әхтәмова: юрамалар арасында аерма

татар язучысы
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова''' (''Ягъфарова'') — татар язучысы. Ул 1941 елның [[15 декабрь|15 дек…»
(аермасы юк)

8 июл 2012, 12:43 юрамасы

Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова (Ягъфарова) — татар язучысы.

Ул 1941 елның 15 декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында туа. Урта мәктәптән соң Алабуга педагогия институтының филология факультетында белем ала. Озак еллар дәвамында Себердә урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик булып эшли. Алабугага кайткач сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист хезмәтен башкара, тарихи эзләнүләр алып бара.

Хәзерге көндә Гөлзада Әхтәмова урта мәктәптә татар теле укытучысы һәм китапханәче булып эшли.

Аның «Борынгы Алабуга», «Алабугам минем», «Мәхәббәтле иреннәр», «Бүләк» исемле китаплары бар.