Халикъ Садрый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр = язучы, шагыйрь, драматург
| туу датасы = [[4 август]], [[1890 ел]]
| туу җире = хәзерге [[Самара өлкәсе]], [[Иске Ярмәк]] авылы
| гражданлык =
| милләт = татар
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Габделхаликъ Гариф улы Садриев''' [[1890 ел]]ның [[4 август]]ында хәзерге [[Самара өлкәсе]]нең [[Камышлы районы]] [[Иске Ярмәк]] авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ятим калып, [[Октябрь революциясе]]нә кадәрге чорда [[Оренбург]], [[Уфа]], [[Баку]], [[Самара]] шәһәрләрендә [[завод]] һәм [[нефть]] промыселларында эшләп, “тормыш университетлары”н уза. Бик яшьли [[революцион көрәш]] юлына баса. [[1919 ел|1919]]-[[1922 ел]]ларда партиянең Самара губерна комитетында [[татар-башкорт]] секциясе рәисе булып эшли. [[1920 ел]]да [[Мәскәү]]дә [[ТАССР]] оешу турындагы тарихи закон проектына кул куйган татар халкы вәкилләреннән берсе икәнлеге дә мәгълүм.
 
Х.Садри [[Казан]]да [[“Спартак”«Спартак» комбинаты]]нда директор һәм башка сәнәгать оешмаларында җитәкче булып эшли, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү юнәлешендә фәнни-популяр хезмәтләр дә яза (“Электромонтер”, [[1926 ел|1926]]; “Электрик серләре”, [[1928 ел|1928]] һ.б.)
 
[[Бөек Ватан сугышы]]нда, [[батальон командиры]] буларак, [[фронт]]ның алгы сызыгында сугыша. [[Фронт]]тагы батырлыклары өчен [[Кызыл Йолдыз]], [[II дәрәҗә Ватан сугышы ордены|II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары]] һәм медальләре белән бүләкләнә.
 
Х.Садри, әдәби иҗатка [[Октябрь революциясе]]нә кадәр үк тартылып, шул чорда байтак кына хикәяләр яза. Революциядән соң ул прозада эшләү белән бергә үзен [[драматургия]]дә, [[поэзия]]дә һәм [[очерк]]ларда сынап карый. Х.Садриның драматург [[Әнәс Камал]] белән берлектә “Юллар” ([[1950 ел|1950]]) исемле [[пьеса]]сы бар. Шулай ук ул [[“Идел буенда сугышлар”]], [[“Партизаннар”]] һәм курчак театрлары өчен [[“Камал бабай әкияте”]] ([[1951 ел|1951]]) исемле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Әлеге пьесалар үз вакытында республикабыз сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
 
Х.Садриның [[“Ил батырлары”]]([[1934 ел|1934]]), [[“Тимерче малае”]] ([[1935 ел|1935]]), [[“Безнең таң”]] ([[1937 ел|1937]]) исемле повестьлары һәм [[“Йөзмә госпитальдә”]]([[1950 ел|1950]]) дигән [[мемуар]] очеркы мәгълүм.
 
Аның барлыгы сигез китабы дөнья күрә.