Аксу (Буа районы): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidullabot (бәхәс | кертем)
к →‎Чыганаклар: Робот өстәде: {{Район}}
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 76:
Аксу атамасы русча исемнәр белән [[тарих]]и белешмәләрдә ныгып калган. Д. А. Корсаков бастырып чыгарган [[тарих]]и белешмәдә авыл Белая Волошка, Камышенка исемнәре белән бирелгән һәм анда 97 йомышлы, 78 [[керәшен татары]] яшәве искәртелгән. А. Артемьев җыеп чыгарган [[тарих]]и белешмәдә авыл Белая Волошка (Камышенка, Аксу) дип теркәлгән. Камышлы суы ярына утырган 163 хуҗалыкта 434 [[ир-ат]] һәм 442 [[хатын-кыз]] көн күргән. 1898 елгы [[тарих]]и белешмәдә авыл Белая Волошка дип аталган һәм анда татарлар яши дип әйтелгән. К. П. Берстельнең [[тарих]]и белешмәсеннән күренгәнчә, Белая Волошка авылында 1596 татар кешесе яшәгән.
 
Олы буын вәкилләре Аксу авылы оешу [[тарих]]ын болай сөйлиләр: «Аксу авылы утырган урында куе урман була. Урман уртасындагы иңкүлектән чишмә агып чыккан. Ерак түгел [[Бола|Бола суы]] аккан. Бола суына бер чакрым кала, Каты җир дигән урын булган. Шул тирәдә матур болын җәелеп яткан. Шундагы Кара кизләү дигән чишмә янында Аксу исемле кеше яшәгән. Тора-бара бу җирдә 6—7 хуҗалыктан торган Аксу авылы барлыкка килгән».
 
Бола суының икенче ягында Кокуй дигән рус авылы утырган була. Анда бай алпавыт яшәгән. Бу авыл халкы Аксу авылын бер дә яратмаган, халыкны һәрдаим кыерсытып, кыйнап, җирләрен тартып алып торган. Бу кыерсытуларга чыдый алмыйча, Аксу бабай, башка кешеләрне дә ияртеп, тау башындагы чишмә янына килеп урнаша. Халык урман кисә, басу ясый һәм йортлар сала башлый. Чишмәнең суы бик мул һәм тәмле була. Хәзер аны кое итеп эшләгәннәр, исеме — Бикәмәт коесы.
Юл номеры - 94:
 
=== Күренекле кешеләр ===
Аксу — сәяси эшлекле, [[Филология|тел галиме]], энциклопедист, язучы һәм шагыйрь [[Галимҗан Шәрәф|Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәфнең]] ([[1896]]— [[1950]]); [[Кытай халык республикасы]] дәүләте эшлеклесе, галим [[Борһан Шаһиди]] туган авылы (кара [[Şähidi Borhan]]).
Борһан Шаһиди — .
 
=== Демография ===