Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот кушты: hy:Գովազդ
Derslek (бәхәс | кертем)
викиләштерү
Юл номеры - 61:
[[XIX гасыр]] башында [[Русия]] территориясендә 1700-ләп ярминкә уздырылган. Алар миллионнарча табыш китергән.
 
Мәсәлән, [[XVI гасыр]] уртасыннан [[XIX гасыр]] башына кадәр иң танылган Мәкәрҗә (Макарьевская) ярминкәсе уздырылган. Бу ярминкә [[Түбән НовгородтанНовгород]]тан 88 км. түбән, Иделнең сул ягында урнашкан, Макарьев монастыре каршында июль аенда уздырылган. Биредә [[Русия]]нең барлык төбәкләреннән һәм Кавказ арты, Урта Азия, хәтта Иран, Индиядән килгән сәүдәгәрләр катнашкан. Алар җимеш, яшелчәдән алып ашлык, металлга кадәр сатканнар. XVII гасыр ахырында сатудан кергән табыш 80 мең тәшкил иткән. Ләкин [[1816 ел]]гы көчле янгыннан соң, Мәкәрҗә ярминкәсе [[Түбән Новгород]] шәһәренә күчә.
 
Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә эшләгән чакыручылардан тыш, дәүләт эшендәге сөрән салучылар, ягъни глашатайлар булган. Алар халыкка патша указларын һәм сарай яңалыкларын җиткергәннәр.
Юл номеры - 72:
Әлеге кәгазьләрдә кем, кайда һәм нәрсә сатканы, хакы, товарның үзенчәлекләре күрсәтелгән. Аларны кунакханәләрдә, сәүдә кибетләрендә ябыштырганнар, ә ярминкәләр вакытында, хәтта балконнардан очырганнар.
 
Рекламаның яңа төре – басма реклама текстлары барлыкка килүгә китап бастыру эшен җайга салу зур этәргеч бирә. Басма газета-журналлар таралу белән бергә вакытлы матбугатта урын алган реклама текстлары да еш күренә башлый. Ләкин күп кенә татар сәүдәгәрләре, рекламаның отышлы якларын аңлап бетермичә, рекламаны бирүнең кыйммәт булувына зарланалар. 1894- нче елда «Казанский телеграф» газетасы»нда «Нәрсә ул Реклама» дип аталган һәм рекламаның барлык отышлы якларын ачып күрсәткән зур мәкалә бастырыла.
 
Бу чорда реклама эшчәнлегендә игътибар күбрәк эленмә такталарга бирелә. Әлеге эленмә такталар төрле зурлыкта булып, аларда отышлы, яңгыравык сүзләр язылган, сатылган әйберләренә күрә оригиналь рәсем төшерелгән. Мәсәлән, бакалей-бакалея лавкасының эленмә тактасында матур чәй савытлары, кәнфитләр ясалган. [[Сатучылар]], [[приказчиклар]] урамга чыгып, үз кибетләрендә сатылган товарны мактап, сатып алучыларны кибеткә керергә чакыру эшен дәвам иткәннәр.
 
Бу чорда реклама эшчәнлегендә игътибар күбрәк эленмә такталарга бирелә. Әлеге эленмә такталар төрле зурлыкта булып, аларда отышлы, яңгыравык сүзләр язылган, сатылган әйберләренә күрә оригиналь рәсем төшерелгән. Мәсәлән, бакалей-лавкасының эленмә тактасында матур чәй савытлары, кәнфитләр ясалган. Сатучылар, приказчиклар урамга чыгып, үз кибетләрендә сатылган товарны мактап, сатып алучыларны кибеткә керергә чакыру эшен дәвам иткәннәр.
Шулай да, алдынгы татар сәүдәгәрләре үз рекламаларын татар газеталары булмаганлыктан, рус телле газеталарда бастырырга мәҗбүр булга, чөнки алар зур регионга таралып, күбрәк халык тарафыннан укылган.
 
Строка 84 ⟶ 85 :
 
Аерым рекламаларда сәүдә үзәгенең борынгы, тирән тарихы булуына басым ясалган. Мәсәлән:
«Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары. Югары булмаган бәядән яхшы сыйфатлы товарны иң зур күләмдә саткан өчен 1882 елгы Бөтендөнья [[Мәскәү]] күргәзмәсендә һәм [[1883 ел]]гы Амстердам күргәзмәсендә, 1884 һәм 1885 еллардагы [[Лондон]] күргәзмәсендә, 1886-нчы елгы Казан күргәзмәсендә, 1888 елгы [[Копенгаген]] күргәзмәсендә грамоталар белән бүләкләнде, 1888 елгы Бөтендөнья [[Париж]] күргәзмәсендә өч медаль белән һәм 1890-нчы елгы Казан күргәзмәсендә Зур Алтын медаль белән бүләкләнде.
 
Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары Казанның Печән базары мәчетендә һәм №7, 8, 9, 11 мәчетләрдә сату итә. Түбән Новгород ярминкәләрендә №14 мәчет каршында.
 
Җитештерәбез һәм сатабыз: алтын, көмеш, ука һәм ефәк белән чигелгән баш киемнәре, ир-атлар түбәтәйләре һәм фәсләр, хатын-кыз калфак һәм шапкалары». («[[Тәржеман]]». – 1891. – 28 декабря).
 
Шул чор рекламаларда аерым компанияләрнең үзара барган көндәшлек тә чагылыш таба. Мәсәлән: «Чәй кибетен тотучы И.В. Савин дәвамчыларыннан кисәтү. Аерым сатучы, сәүдәгәрләр, үзләренең рекламаларын арттыру нияте белән, танылган фирмалар этикетларын алып, аларны аз гына үзгәртеп, үз товарлары өчен файдаланалар. Мәсәлән, Воскресенский урамында чәй кибетен ачкан Г. Сәйдәшев. Ул безнең фирма этикетларына төсе белән дә, рәсеме белән дә охшаш этикетлар ясатып, үз чәйләренә урнаштырган». «Казанский биржевой листок»ның шул ук санында Сәйдәшев Ахмәтҗан Яхъя улының тиешле аңлатмалары китерелә: «25 ел чәй сату дәверендә, бу өлкәдә кирәкле булган белем һәм тәҗрибә җыйдым, дип исәплим. Хәзергә көндә, үземнең күпсанлы сатып алучыларым үтенече белән һәм аларның уңайлыгы өчен, мин үземнең Сенная урамында урнашкан төп кибетемнең бүлекчәсен, ягъни Воскресенская урамындагы Пчелин йортында, Пассаж каршысында яңа чәй кибете ачтым. Савин чәй кибете шул ук урамда урнашкан, шуңа күрә, көндәшлектән куркып, аның этикет рәсемнәрен урлауда гаепли. Бу сүз дөрес түгел, әлеге этикетлар үземнеке. Һәм мин халыкны шул кадәр надан, чәйне төргәге буенча гына аерадыр дип уйламыйм. Иң мөһим күрсәткеч – товарның сыйфаты, ә аның төргәге түгел». (Казанский биржевой листок. – 1886. – 5 июнь).
Строка 97 ⟶ 98 :
Күргәнебезчә, рекламаның телдән-телгә генә түгел, ә һәрвакыт басылган булуы ул чор сүзлекләрендә дә чагылыш тапкан.<ref>[Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда, 4 т. – Казан, 1956. – 66 б.]</ref>
 
Кызганычка каршы, [[татар матбугаты]] үсешенә [[XX гасыр]] башында гына мөмкинлекләр ачыла, ягъни [[1905 ел]]дан соң гына татар газеталары күпләп басыла башлый.
 
XX гасыр башы татар вакытлы матбугатында реклама текстларын урнаштыру юнәлешендә бай тәҗрибә туплана. Шул чорда сәнәгать үсүе, завод-фабрикаларның сафка басуы рекламаның җанлануына китерә. Татар матбугатының беренче газета, журналлары эшләрен рекламадан башлаган.Үз укучысын җәлеп итү өчен, газета эшчәнлеге хакында реклама бирергә мәҗбүр булган. Татар матбугаты чәчәк аткан чорда һәр газета, журналда беренче битендә күзгә бәрелеп торган шрифт белән, мөмкин булганда төрле сурәт, нәкышләр, хәтта төсле буяулар белән бизәп, тәэсирле итеп язылган игъланнар урын алган. Реклама бирүчеләр үз игъланнарын җанландыру, укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен төрледән-төрле сурәт-клишелар тәкъдим иткәннәр: герб-символлар, машина-техника, күренекле шәхесләрнең йөз-кыяфәтләре – болар барысы аерым игъланны гына түгел, бөтен газетаны да җанландырып җибәргән.
Строка 103 ⟶ 104 :
Шулай да, үз укучыларын, сатып алучыларын табу нияте белән, аерым эре сәүдәгәрләр татар газеталарында да игъланнарын рус телендә бастыралар.
 
Мәсәлән, [[«Бәянелхак» газетасы]] үзенең төп укучылары итеп шәһәр эшмәкәрләрен, сәүдәгәрләрне күргән, ә андыйлар бераз русча белгән. Шуңа күрә «Бәянелхак» редакциясе игъланнарны русча-татарча бирүне уңай күргән. Г. Тукай бу мәсьәләгә карата ачынып яза: «Татар игъланнарын халык аңын үстерүгә файдаланасы урынына русларга кирәк булган реклама бастырыла. Ә татар кешесе бит зиһенгә дә, җанга да яңалык, рухи азыклау өметеннән языла».Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 нче том. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр / Г. Ибраһимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – Б. 63.
 
Шул чор татар зыялыларын борчыган икенче төп мәсьәлә - реклама эчтәлегенең чынлыкка туры килмәве. Ул дәвердә рекламага, реклама бирүче һәм аны бастыручыга төрле караш, төрле фикер урнашкан. Халыкның күренекле әдипләре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал да сәүдә-базар мөнәсәбәтләреннән читтә калмыйлар, газета-журнал битләрендә урнаштырылган, шәһәр урамнарында эленгән игъланнар турында үз фикерләрен укучыларга җиткергәннәр. Гасыр башының мәшһүр тәнкыйтьчеләрен реклама текстларында кулланылган тел чаралары, халыкка тәэсир көче кызыксындыра. Мәсәлән, [[Галимҗан Ибраһимов|Г. Ибраһимов]] [[1912 ел]]да [[«Йолдыз» газетасы]]нда басылып чыккан мәкаләсендә матбугат битләрендә кирәксез, ялган рекламаның күп булуына борчылып яза. «Русларның урам вә аяк асты гәзитләрен күргәнегез бардыр. Шул сатлык гәзитләрендә ялганчы җәһүтләрнең һәм җил өстенә корылган [[Варшава]], [[Лодзь]] фабрикаларының, дәхи дә шуларга әхлакта шәрик булган һәртөрле аферистларның баштанаяк «алдау, куык вә афера» белән кабартылган игъланнары да күзегезгә чалынгалый булыр.
 
Сез шул куыкларны искә алыгыз да, һәр көн гәзитә битләрендә чыкмакта булган безнең китап базарның игъланнары белән чагыштырып карагыз: бер-беренә бөтенләй башкача күренергә тиеш булган шул ике төрле реклам арасында ике тамчы суның бер-беренә охшавы мәртәбәсендә үк якын бер кардәшлек бар түгелме?
Строка 114 ⟶ 115 :
 
=== Совет чорында реклама ===
[[1917 ел]]гы [[Октябрь революциясе]] иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышның барлык өлкәләренә үзгәрешләр алып килә, реклама тарихында да эзсез үтми. Аерым алганда, базар мөнәсәбәтләре туктатыла, икътисад дәүләт кулына күчә, игъланнарга карата дәүләт монополиясе турындагы указга кул куела. Икенче төрле әйткәндә, реклама эшчәнлеге тулысынча дәүләт карамагына күчә. Бу чорда бары тик сәяси реклама гына рөхсәт ителә.
 
[[1940 ел|1940]]-[[1950 ел|1950]] елларда рекламаның матбугатта файдалануы сүлпәнәя. Беренчедән, «реклама» төшенчәсе сәяси идеология астына эләгә. Капиталистик һәм социалистик реклама капма-каршы куела. Капитализмга хас барлык күренешләр (уңае да, тискәресе дә) гел яман дип табыла.