Мәгърифәтчелек (агым): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''Мәгърифәтчелек''' – [[акыл]] һәм [[фән]]гә [[таяну|таянып]], [[кеше]] һәм [[җәмгыять]]нең чын [[табигать|табигатенә]] туры килә торган “[[табигый тәртип]]кә” ирешә алу [[мөмкинлек|мөмкинлегенә]] [[нигез]]ләнгән [[XVIII гасыр|XVIII]]–[[XIX гасыр]] уртасы [[фикер]] [[агым]]ы. Мәгърифәтчеләр [[кешелек]] тарый торган [[бәла]]-[[каза]]ларның [[сәбәп|сәбәбен]] [[наданлык]], [[җаһилият]], [[дини фанатизм]]нан күргәннәр. Алар [[сәясәт|сәяси]] [[азатлык]], [[хокукый тигезлек]]не яклап [[феодаль тәртипләр]]гә каршы чыккан.
''[[Англия]]''дәге мәгърифәтчелекнең төп вәкилләре – [[Джон Локк|Дж. Локк]], Дж.А. Коллинз, А.Э. Шефтсбери; ''[[Франция]]''дә – [[Вольтер]], Ш. Монтескьё, Ж.-Ж. Руссо, [[Дени Дидро|Д. Дидро]], К.А. Гельвеций, П.А. Гольбах; ''[[Алмания]]''дә – Г.Э. Лессинг, И.Г. Гердер, Ф. Шиллер, И.В. [[Гете]]; ''[[татарлар]]'' арасында – [[Хөсәен Фәезханов|Х. Фәезханов]], Ш. [[Мәрҗани]], [[Каюм Насыйри|К.Насыйри]], [[Таиб Яхин|Т.Яхин]], [[Исмәгыйль Гаспринский|И. Гаспралы]], [[Фатих Кәрими|Ф. Кәрими]].
Мәгърифәт кешене дөнья көтәр өчен кирәкле мәгълүматлар белән коралландырырга, һөнәргә өйрәтергә, ялкаулыктан, исрафчылыктан, бозыклыктан сакларга, кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтеләре урнаштырырга тиеш. Кешеләрнең һәркайсы үзендә югары әхлак тәрбияләргә тиеш. Мәгърифәтчелек идеяләре иҗтимагый үсеш процессына зур йогынты ясый.
|