Казан милли тикшеренү технология университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 80:
Өстәмә профессиональ белем алу институты
 
=== Филиаллар ===
Университетның [[Бөгелмә]], [[Волжск]] ([[Марий Эл Республикасы]]), [[Кант]] ([[Кыргызстан|Кыргызстан Республикасы]]) шәһәрләрендә урнашкан 3 филиалы һәм [[Казан технология колледжы]] бар.
 
=== Халыкара эшчәнлеге ===
Университетта күпкырлы халыкара эшчәнлек алып барыла. Монда чит ил гражданнарын бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган вузгача укыту системасы рус телендэ оештырылган. Университет чит ил партнерлары (Ляонин нефть һәм химия университеты, Берген университеты) белән уртак уку- укыту программаларын тормышка ашыру остендэ эш алып бара. [[2010 ел|2010 нчы ел]]да КИТТУда 40 илдән килгән 600 чит ил гражданы белем алды. Халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Университет теоретик һәм гамэли химиянен Халыкара союзлык ассоциациясе берләшмәсе (IUPAC) [[Евразия|Евразия]] һәм [[Тын океан]] [[университет]]лары челтәре (UNINET) оешмаларының әгъзасы булып тора. Университет базасында Юнесконың микрохимик эксперимент буенча үзәге эшли. Хәзерге вакытта КМТТУ дөньяның 23 илендә урнашкан 56 университет һәм халыкара белем бирү структуралары белән элемтә тота. Ляонин нефть һәм химия университеты (Кытай халык республикасы), Хемниц техник университеты (Германия), Карлсруэ университеты (Германия), Берген университеты (Норвегия) шундыйлардан.