Рифкать Исрафилов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
JackieBot (бәхәс | кертем)
к робот: web URL
Юл номеры - 30:
[[1965 ел]] – сәнгать училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлый. [[Гафури театры|Башкорт дәүләт академия театрының]] труппасына алына. [[1968 ел]]да А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә.
 
[[1973 ел]]да [[Гафури театры]]на кайта, беренче спектаклен – [[Мирхәйдәр Фәйзи]]нең «Галиябану»ын сәхнәгә куя. Диплом спектакле итеп [[Гадел Кутуй]]ның “Тапшырылмаган хатлар”ын сәхнәләштерә. 1981-1996 елларда - Гафури театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе.<ref name="bashedu">[http://wwwencycl.bashedubash-portal.ru/encikl/iii/israfilov.htm Рифкат Вакилович Исрафилов]</ref>
 
[[Бөек Ватан сугышы|Бөек Җиңүнең]] 30 еллыгында [[Әсгать Мирзаһитов]]ның “Аналар көтәләр улларын” драмасын сәхнәләштереп зур уңыш казана. Нәтиҗәдә драма авторы да, режиссер да, төп рольләрне башкарган [[Зәйтүнә Бикбулатова]] белән Гөлли Мөбәрәкова да Салават Юлаев исемендәге премиягә лаек булалар. Иҗади коллектив бу эше белән Бөтенрусия театрлары смотрында җиңеп, СССР Мәдәният министрлыгы Дипломы белән бүләкләнә.