Галимҗан Латыйп: юрамалар арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
кНет описания правки
кНет описания правки
'''Галимҗан Шакирҗай улы Латыйпов''' — татар шагыйре, тәрҗемәче, [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы ([[1951 ел]]дан).
 
Шагыйрь [[1912 ел]]ның [[20 гыйнвар]]ында [[Башкортстан]]ның [[Башкортстанның Чакмагыш районы|Чакмагыш районы]] Яңа Дөмәй авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлашып мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: авылда кызыл почмак мөдире, китапханәче, соңра налог җыючы, заем таратучы булып эшли, комсомол активисты буларак, яшьләр арасында кичәләр оештыру спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләрендә катнаша. [[1931 ел]]да районның комсомол оешмасы, яшь егетнең иҗтимагый активлыгын искә алып, аны [[Бәләбәй]] шәһәренә укытучылар әзерләү курсларына җибәрә. Анда укып кайткач, Галимҗан бер ел үз районнарындагы Каран авылында башлангыч мәктәптә укыта, ә [[1932 ел]]да, ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты рекомендациясе белән [[Казан]]га килеп, Урман техникасы институты рабфагына укырга керә. Аны тәмамлагач, [[1935 ел|1935]]—[[1939 ел|1939]] елларда Казан финанс-икътисад институтында укый. [[1939 ел|1939]]—[[1940 ел|1940]] елларда Совет хәрби диңгез, флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, берникадәр вакыт [[Татарстан радио» комитетындарадиокомитеты]]нда мөхәррир, [[1941 ел]]дан [[1951 ел]]га кадәр [[Татарстан]] республика контроль органнарында дәүләт инспекторы-ревизоры, ә [[1951 ел|1951]]—[[1960 ел|1960]] елларда татар балалар журналы «Пионер» ([[«Ялкын» журналы|«Ялкын»]]) редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
 
Галимҗан Латыйп каләмне авылда укыганда ук тибрәтә башлый: авыл сәхнәсе өчен такмаклар, инсценировкалар, скетчлар яза. Матбугатта беренче шигыре [[1932 ел]]да Башкортстан республика органы «Коммуна» (хәзерге [[«Кызыл таң» газетасы|«Кызыл таң»]]) газетасында басыла, ә «Юл буйлап» исемле тәүге шигъри китабы [[1939 ел]]да [[Казан]]да дөнья күрә. Үзе исән чагында аның егерме өч шигырь китабы басыла.
33 970

правок