Контент бетерелгән Контент өстәлгән
|
|
[[Файл:Ulva_lactuca.jpeg|right|270px|]]
'''Суүсемнәр''' ({{lang-la|Algae}}) — [[үсемлек]]ләр [[дөнья]]сының иң борынгы [[вәкил]]ләре: алар 2,5 млрд [[ел]] [[чама]]сы элек барлыкка килгәннәр. Суүсемнәр [[төр (биология)|төрләренең]] гомуми [[сан]]ы 35 мең чамасы. Бу [[төркем (биология)|төркем]]нең күп санлы вәкилләре арасында [[бер күзәнәкле организмнар]] — суда пассив [[йөзү]]челәре дә ''(мәсәлән, [[хлорелла]])'' һәм [[камчы]]лары ярдәмендә [[хәрәкәт]]ләнүчеләре дә ([[хламидомонада]]) очрый. Колониаль формалары берничә [[күзәнәк]]тән алып йөзгә кадәр күзәнәкне берләштерергә мөмкин, ''мәсәлән, [[волъвокс]]''. Күп күзәнәкле җепсыман суүсемнәр нечкә [[җеп]]ләре белән [[сулык]] төбенә берегә яки суның [[төп]]кә якын һәм аннан өстәрәк [[катлам]]нарында [[төер]]ләр [[рәвеш]]ендәге [[тупланма]]лар — [[бака]] ефәген барлыкка китерә. Күп күзәнәкле суүсемнәрнең шактый формалары (мәсәлән, [[диңгез]] [[кәбестә]]се — [[ламинария]]) диңгез төбендә [[әрәмәлек]]ләр хасил итә. [[Атлантик океан]]да [[Азор утраулары]]на якын [[сайлык]]ларда, бирегә [[Мексика]] [[яр буе|яр буйларыннан]] [[агым]] белән килеп, [[саргассум]] суүсеме урнашып калган. Аның тупланмалары шундый зур [[мәйдан]]ны били, хәтта шул диңгезне Саргасс дип атаганнар.
Суда килеп чыккан һәм тулы геологик [[эпоха]]ларны кичергән суүсемнәр, анда [[яшәү]] [[шарт]]лары даими булганлыктан, үзләренең беренчеләреннән аз аерылып торган формаларын [[хәзер]]ге [[көн]]гә кадәр саклаганнар.
|