Бөрбаш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
KhayR (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 88:
{{Цитата|автор=[[Шиһабетдин Мәрҗани]]|Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әшмәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әшмәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан.}}
 
Бу юллар [[Мәчкәрә]] авылын Бөрбаштан[[Бөрбаш]]тан чыккан Ишмән исемле кеше оештырганлыгы турында сөйли. Мәчкәрә авылын элек Ишмән иле дип йөрткәннәр.
 
Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бөре елгасы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты километр кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән.
 
Көчекнең улы Туктаргали [[Оренбург]] һәм [[Каргалы бистәсе]] тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1675-1676) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында кабере өстенә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Ташның үлчәме 96х44х19. Алгы яктагы текстның 1-4 нче юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган [[Мөхәммәд пәйгамбәр]] сүзләре китерелә. 5 нче юл вафат булу вакытын һиҗри ел исәбе белән белдерә, милади белән [[1675 ел|1675]]-[[1676 ел|1676]] елларга туры килә. Алга таба хәрефләрнең анык танылмавы сәбәпле, берничә сүзне ике вариантта укырга мөмкин: “ташка бу билгедер” яки “тычкан елыдыр”. Таштагы язуларны уку өчен авылга [[Татарстан Милли китапханәсе]]нең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Мәрданов килде.
 
Өч улыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Туктаргалинең балалары күп булган: Ишмәмәт, Ишмәкә, Ишмән, Ишкәй, Ишморад. Алар Бөре елгасы, Үтәмеш елгасы, Утар елгасы тирәләрендә зур терлек утарлары тотканнар.