«Габделбари Баттал» битенең юрамалары арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «{{Язучы |Исем = Габделбари Баттал |Оригинал телендә = Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал |...»)
 
к
'''Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал''' яки '''Габделбари Баттал''' ([[1880 ел|1880]]—[[1969 ел|1969]]) — күренекле татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе.
 
Ул [[Русия империясе]]нең Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан авылында таза хәлле зыялы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары соң [[Оренбург]]тагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Оренбург[[Ырынбур Каргалысы]] мәдрәсәләрендә укый, соңрак [[Троицк]]идагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем ала. Рус-япон сугышы башланыр алдыннан [[Мисыр]]га китә, [[1904 ел|1904]]-[[1906 ел|1906]] елларда [[Каһирә]]дәге [[Әл-Әзһәр университеты|«Әл-Әзһәр» университетында]] укый. Шул вакытта ул гарәп газеталарында яза башлый.
 
[[1908 ел]]да Габделбари [[Мисыр]]дан кайта, [[«Вакыт» газетасы]], [[«Шура» журналы]] һәм башка матбугат чараларында яза. Әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән ул киң таныла. [[1910 ел|1910]]-[[1913 ел|1913]] елларда Троицкидагы мәдрәсәдә [[гарәп теле]] һәм тарих укыта, аннары, [[Казан]]га килеп, [[«Йолдыз» газетасы]]нда эшли.
33 970

правок