Имай Насыйри: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 38:
Имай Насыйриның баш очында болытлар [[1937 ел]]ның мартында куера башлый. «Коммуна» гәзитендә С. Җиргәнскийның, ягъни [[Җиргән]] авылында туган журналист [[Сәхи Мусин]]ның “Черек эчәкләр ашатып, кортлаган су эчергән урында” дигән кечкенә фельетоны басыла. Анда [[Кырмыскалы районы]] ашханәсендәге җитешсезлекләр тәнкыйтьләнә. Аның артыннан ук ВКП(б) Үзәк Комитетына шикаять языла. “Совет ашханәсендә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Мөгаен, гәзит мөхәррире халык дошманыдыр. Тикшерүегезне, чара күрүегезне сорыйм”, диелә шикаятьтә.
 
Фельетон һәм Мәскәүгә хат Насыйрины эзәрлекли башларга сигнал гына була. 17 сентябрьдә [[«Правда» гәзитендәгәзите]]ндә басылган “Башкортстанда буржуаз милләтчеләр өере” дигән мәкаләдә “Буржуаз милләтче Насыйров [[Зәки Вәлиди|вәлидовчы]] “теоретик” [[Шәехзадә Бабич|Бабичевның]] әсәрләрен басарга әзерләгән, дип исбатлана. Насыйров бу китапка кереш сүзендә сөрсегән контрреволюционерны һәм аның эшчәнлеген мактый”, диелә мәкаләдә.
 
Төгәл бер айдан ВКП(б)ның Киров райкомы бюросы утырышында әдип өстенә яңадан-яңа гаепләр ташлана һәм шундый карар кабул ителә: <blockquote>Кызыллар тарафыннан атып үтерелгән контрреволюционер [[Шәехзадә Бабич]]евны матбугатта мактап чыкканы, аның хезмәтләрен басмага әзерләгәне, матбугатта совет демократиясен һәм колхоз төзелешен яманлаганы, “Коммуна” гәзите редакциясен дошман элементлары белән чүпләгәне, кайбер язучыларның контрреволюцион оешмаларда катнашуын белә торып, фаш итү генә түгел, киресенчә, аларны “Коммуна” гәзитенә эшкә алганы өчен Насыйровны, буржуаз контрреволюцион милләтче буларак, ВКП(б) сафларыннан чыгарырга.</blockquote>
 
Мөхәррирне 12 декабрьдә редакциядәге эш урынында кулга алалар. Ә төнен шул ук “кара козгын” җырчы-композитор [[Газиз ӘлмөхәммәтовныӘлмөхәммәтов]]ны төрмәгә илтеп тыга.
 
Имай Насыйри өч елга якын төрмәдә утыра. Милләтчелек эшенә кереп, Совет хөкүмәтенә каршы эш алып барган, дип, НКВДның аерым киңәшмәсе [[1940 ел]]ның 28 сентябрендә аны 8 елга иректән мәхрүм итә һәм Урал үзәгендәге Югары Тавда лагерена озата. Шунда ул төп-төгәл ике елдан дөнья куя.
Юл номеры - 51:
Имай Насыйри иҗат эшенә дә яшьли тотына. Беренче шигыре [[Тукай]]га багышлана. Биләгән вазыйфасына ярашлы каты куллы кешенең лирик шигырьләр язуы гаҗәп хәл. 1922-24 елларда кырыклап шигырь бастыра һәм шигъри телдә “Дантон” дигән трагедия яза. Аннан прозага күчә. Монда да ул тәүдә романтик пафос белән сугарылган лирик эчтәлекле нәсерләр иҗат итә. Нәсерләрендә һәм хикәяләрендә кискен каршылыкны киң куллана, маҗаралыкка, хәтта авантюра элементларына омтыла. Нәсер һәм хикәяләр Насыйри иҗатында зур күләмле проза әсәрләре язар алдыннан бер баскыч кына була.
 
“Тереләй кабердә” дигән тәүге повесте детективка тартым итеп языла. [[Польша]] җирендә [[I Бөтендөнья сугышы|империалистик сугыш]] барган чакта крепость янына зур снаряд килеп төшеп, бер солдат шунда җир астында томаланып кала. Шунда ук җир асты казематында шактый күп азык-төлек, шәм, шырпы да булган икән. Солдат шунда тугыз ел яши, аны 1925 елда крепостьны тазартканда очраклы рәвештә генә табалар. Гәзиттә укыган шушы хактагы чын хәбәр нигезендә, образлар өстәп, мавыктыргыч сюжет корып, язучы сугышка каршы зур әсәр иҗат итә.
 
“Гөлдәр” дигән романтик повестен әдип [[1928 ел]]да [[Төньяк Кавказ]]дагы [[Кисловодск]] шәһәрендә ял итеп кайтканнан соң яза. Таулар иленең гүзәл табигате, Пушкин һәм Лермонтов җырлаган урыннарны күрү Насыйрига тирән тәэсир ясый, шунда яңа әсәр язылуга этәргеч туа. Повестьның төп героинясы — таулар арасындагы Бикназар авылы крестьяны кызы, шактый кыю Гөлдәр романтик югарылык, якты буяулар белән тасвирланган.