Мастер һәм Маргарита: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AvocatoBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот өстәде: oc:Lo Mèstre e Margarida
EUvin (бәхәс | кертем)
к викификация
Юл номеры - 1:
{{Басма
| Исем = Мастер һәм Маргарита
| Оригинал исеме = Мастер и Маргарита
| Башка исемнәр = Бөек канцлер
Юл номеры - 36:
[[Маргарита (Булгаков персонажы)|Маргарита]] - Мастерның сөйгәне - аның эзләрен ул юләрләр йортына эләккәч югалта һәм бары бернәрсә турында гына хыяллана - аны табарга һәм кире кайтарырга. Хыялның чынга ашуына өметне Азазелло бирә - моның өчен ул Воландка бер хезмәт күрсәтергә тиеш була. Маргарита, шунда ук булмаса да, килешә һәм Воланд һәм аның бөтен иярченнәре белән таныша. Воланд аннан ул үзе бүген төнлә бирә торган бал королевасы булуын сорый. Җомгадан шимбәгә каршы төндә Шайтан каршында бал башлана. Балга кунак булып гади гөнаһлылар эләкми, кунаклар чын, хакыйкый явызлар булып чыга.
 
[[Эчке Эшләр Халык Комиссариаты|ЭЭХК]] (бу комиссариат романда бер тапкыр да үз исеме белән аталмый) хезмәткәрләре "«Варьете"» театры җитәкчелеге югалуын һәм, иң мөһиме - театр кассасындагы сумлы акчаларның серле рәвештә чит валютага әйләнүен тикшерәләр. Эзләр тиз арада тикшерүчеләрне "«начар фатирга"» китерәләр, фатирны берничә тапкыр тентиләр, ләкин һәрвакыт буш һәм мөһерләнгән (запечатанный) килеш табалар.
 
Романның башка, беренчесенә параллель рәвештә үсүче сюжет линиясе - Мастер тарафыннан язылган Понтий Пилат турындагы роман үзе. Бу роман үзенә күрә [[Инҗил]]нең альтернатив версиясе булып тора. Анда Синедрионга каршы килергә һәм үлем җәзасына хөкем ителгән [[Иешуа Га-Ноцри]]ны (алай итеп прообразы Гайсә Мәсих булган персонажны атыйлар) коткарырга базмаган Понтий Пилат турында сөйләнелә.
 
Роман ахырында ике линия кисешә: Мастер үз романының героен азат итә, һәм үлеменнән соң таш плитәдә тугры эте Банга белән интеккән һәм бөтен шушы вакыт эчендә Иешуа белән өзелгән әңгәмәсен дәвам итәргә теләгән Понтий Пилат, ниһаять тынычлык ала һәм Иешуа белән ай нурында мәңгелек сәяхәткә чыга. Мастер һәм Маргарита үлеләр дөньясында Воланд тарафыннан бирелгән "«тынычлык"»ка ия булалар ("«тынычлык"» романда искә алынган "яктылыктан" - бакый тормышның башка вариантыннан, аерылып тора.
 
== Романдагы вакыйгаларның урыны һәм вакыты ==
Романның төп хикәяләвендә вакыйгалар 30-еллар Мәскәвендә, май аенда, чәршәмбе киченнән җомга төненә кадәр бара, һәм бу көннәргә тулы ай туры килә. Вакыйгалар барган елны төгәл ачыклау кыен, чөнки текстта вакытка карата каршылыклы күрсәткечләр бар - бәлки, аңлы рәвештә, ә бәлки алар автор төзәтмәләренең тәмамланмавы аркасындадыр.{{Басма
| Исем = Мастер һәм Маргарита
| Оригинал исеме = Мастер и Маргарита
| Башка исемнәр = Бөек канцлер
({{lang-ru|Великий канцлер}}) Караңгылык кенәзе <br />
({{lang-ru|Князь тьмы}})
| Рәсем = Master_and_Margarita_Near_Bridge_Perm.jpg
| Киңлек = 200px
| Имза =
| Автор = [[Михаил Булгаков|Михаил Булгаков]]
| Жанр =
| Тел = [[Урыс теле|урыс]]
| Оригинал чыгарылышы = [[1966 ел]]да
| Тәрҗемәче = китапның татарча тәрҗемәсе юк
| Бизәү =
| Серия =
| Нәшрият =
| Чыгарылыш =
| Битләр =
| Аудиокитап =
| Алдагы =
| Киләсе =
| isbn =
| Lib =
| Викикитап =
}}
'''Мастер һәм Маргарита''' — [[Михаил Булгаков]]ның [[Роман|романы]]. Романның жанрын ачыклау кыен, чөнки әсәр күп катламлы һәм үз эченә [[сатира]], [[фарс]], [[фантастика]], [[мистика]], [[мелодрама]] кебек жанрларны һәм жанр элементларын ала. Аны гомумән исә [[мениппея]] дип атап була. Роман cюжеты буенча бик күп театр куелышлары һәм нәфис фильмнар эшләнгән.
 
Роман авторның үз гомере вакытында нәшер ителми. М. Булгаков үзе аның совет власте чорында басылачагына ышанмаган. Ләкин авторның үлеменнән 26 ел үткәч, әсәр [[ССРБ]]да, кыскартылган вариантта нәшер ителә һәм совет интеллигенциясе арасында популярлыкка ирешә.
 
== Сюжет ==
Әсәрдә [[Воланд (Булгаков персонажы)|Воланд]] дип бирелгән [[шайтан]], дөнья буйлап үзенә генә билгеле булган максатлар белән төрле шәһәрләр һәм авылларда туктый-туктый сәяхәт иткән. Язгы тулы ай вакытында сәяхәт аны [[1930-еллар]]дагы [[Мәскәү]]гә — Шайтанга да, [[Алла]]га да беркем ышанмаган, тарихта [[Гайсә]] Мәсихнең булганлыгын инкарь итү урынына һәм вакытына — илтеп ташлый. Дөрес, Мәскәүдә Гайсәнең соңгы көннәре һәм аны үлем җәзасына җибәрүче Рим прокураторы [[Понтий Пилат]] турында роман язучы бер кеше яши ([[Мастер (Булгаков персонажы)|Мастер]]); ләкин бу кеше дә цензорлар һәм әдип-замандашларының ачы тәнкыйтенә дучар булган әсәренә карата артык борчылу белән караганга күрә, юләрләр йортында ята. Романны ул яндырган.
 
Сәяхәте вакытында Воландны аның [[Воландның юлдашлары|юлдашлары]]: [[Коровьев]], [[Мәче Бегемот]], [[Азазелло]], [[Гелла (Булгаков персонажы)|Гелла]] озатып йөри. Воланд һәм аның юлдашлары белән контактка кергән бөтен кешене аларга хас гөнаһлар: [[ришвәтчелек]], [[эчкечелек]], [[эгоизм]], [[саранлык]], [[ваемсызлык]], [[Ялган|ялган сөйләү]], тупаслык, эшчәнлекне имитацияләү һәм башкалар өчен җәза көтә. Еш кына бу җәзалар, табигате буенча гадәттән тыш булсалар да, гаепле эшләрнең логик дәвамнары булып торалар (мәсәлән, [[Никанор Иванович Босой]], Коровьевтан сумнарда ришвәт алгач, валюта белән спекуляциядә тотыла, чөнки сумлык акчалар тылсымлы рәвештә долларларга әйләнгән булалар). Воланд иярченнәре белән Бакчалы урамдагы «начар йортта» — берничә ел эчендә кешеләр югала торган йортка туктала (дөрес, кешеләр гайре табигый көчләр ярдәме белән югалмыйлар, чөнки сәер юкка чыгулар Булгаковның 30-еллар репрессияләренә киная булып торалар).
 
[[Маргарита (Булгаков персонажы)|Маргарита]] — Мастерның сөйгәне — аның эзләрен ул юләрләр йортына эләккәч югалта һәм бары бернәрсә турында гына хыяллана — аны табарга һәм кире кайтарырга. Хыялның чынга ашуына өметне Азазелло бирә — моның өчен ул Воландка бер хезмәт күрсәтергә тиеш була. Маргарита, шунда ук булмаса да, килешә һәм Воланд һәм аның бөтен иярченнәре белән таныша. Воланд аннан ул үзе бүген төнлә бирә торган бал королевасы булуын сорый. Җомгадан шимбәгә каршы төндә Шайтан каршында бал башлана. Балга кунак булып гади гөнаһлылар эләкми, кунаклар чын, хакыйкый явызлар булып чыга.
 
[[Эчке Эшләр Халык Комиссариаты|ЭЭХК]] (бу комиссариат романда бер тапкыр да үз исеме белән аталмый) хезмәткәрләре «Варьете» театры җитәкчелеге югалуын һәм, иң мөһиме — театр кассасындагы сумлы акчаларның серле рәвештә чит валютага әйләнүен тикшерәләр. Эзләр тиз арада тикшерүчеләрне «начар фатирга» китерәләр, фатирны берничә тапкыр тентиләр, ләкин һәрвакыт буш һәм мөһерләнгән (запечатанный) килеш табалар.
 
Романның башка, беренчесенә параллель рәвештә үсүче сюжет линиясе — Мастер тарафыннан язылган Понтий Пилат турындагы роман үзе. Бу роман үзенә күрә [[Инҗил]]нең альтернатив версиясе булып тора. Анда Синедрионга каршы килергә һәм үлем җәзасына хөкем ителгән [[Иешуа Га-Ноцри]]ны (алай итеп прообразы Гайсә Мәсих булган персонажны атыйлар) коткарырга базмаган Понтий Пилат турында сөйләнелә.
 
Роман ахырында ике линия кисешә: Мастер үз романының героен азат итә, һәм үлеменнән соң таш плитәдә тугры эте Банга белән интеккән һәм бөтен шушы вакыт эчендә Иешуа белән өзелгән әңгәмәсен дәвам итәргә теләгән Понтий Пилат, ниһаять тынычлык ала һәм Иешуа белән ай нурында мәңгелек сәяхәткә чыга. Мастер һәм Маргарита үлеләр дөньясында Воланд тарафыннан бирелгән "тынычлык"ка ия булалар («тынычлык» романда искә алынган «яктылыктан» — бакый тормышның башка вариантыннан, аерылып тора.
 
== Романдагы вакыйгаларның урыны һәм вакыты ==
Романның төп хикәяләвендә вакыйгалар 30-еллар Мәскәвендә, май аенда, чәршәмбе киченнән җомга төненә кадәр бара, һәм бу көннәргә тулы ай туры килә. Вакыйгалар барган елны төгәл ачыклау кыен, чөнки текстта вакытка карата каршылыклы күрсәткечләр бар — бәлки, аңлы рәвештә, ә бәлки алар автор төзәтмәләренең тәмамланмавы аркасындадыр.
 
Романның беренче редакцияләрендә ([[1929 ел|1929]]-[[1931 ел]]лар) роман вакыйгалары киләчәккә куелган, [[1933 ел|1933]], [[1934 ел]]лар, хәтта [[1943 ел|1943]] һәм [[1945 ел]]лар да искә алына, алар елның төрле периодларына — май башыннан июль башларына кадәр бара. Баштарак автор вакыйгаларны җәйге периодка куйган. Ләкин, хикәяләүне үзенә күрә тәртибен саклау өчен вакыт җәйдән язга күчерелә (романның 1 бүлеген карагыз: «Однажды весной…» Һәм шунда ук: «Да, следует отметить первую странность этого страшного майского вечера».
 
Романның эпилогында, вакыйгалар туры килгән тулы ай тантаналы дип әйтелә. Шуңа күрә, мондагы бәйрәм — [[Пасха]], дөресрәге правослау Пасхасы, дип уйланыла. Бу очракта вакыйгалар [[Ялкынлы атна]]ның чәршәмбесенә туры килә, ул [[1929 ел]]ның [[1 май|1 маенда]] була. Бу версияне яклаучылар берничә аргумент китерәләр:
 
* 1 май — эшчеләрнең халыкара теләктәшлеге көне, ул вакытта бик киң үткәрелгән. (1929 елда Ялкынлы атнага, ягъни авыр ураза вакытына туры килә). [[Шайтан]]ның нәкъ шушы көндә килүендә ачы ирония ачыклана. Өстәвенә, 1 майга каршы төн — [[Вальпургий төне]] — убырларның [[Брокен]] тавында еллык шабаш үткәрү вакыты; димәк Шайтан шуннан килгән дә.
* романдагы мастер — «утыз сигез яшьләр тирәсендәге кеше». 1929 елның 15 маенда Булгаковка 38 яшь тулган.
 
Ләкин шуны әйтергә кирәк: 1929 елның 1 маенда ай инде кими башлаган. Ә Пасха тулы ае беркайчан да майга туры килми. Шулай ук текстта соңгырак вакытка күрсәтмәләр дә бар:
* романда [[троллейбус]] искә алына, ул [[Арбат]] буенча 1934 нче, [[Бакча боҗрасы]] ({{lang-ru|Садовое кольцо}}) буенча [[1936 ел]]да җибәрелгән.
* романда искә алынган архитекторлар съезды [[1937 ел]]ның июнендә үткәрелә. (ССРБ архитекторларының беренче съезды).
* Мәскәүдә бик җылы һава торышы [[1935 ел]]ның май башына туры килә (язгы тулы айлар ул чакта апрель уртасында һәм май уртасында булган). 2005 елгы экранизациядә вакыйгалар 1935 елда баралар.
 
Понтий Пилат турындагы романда вакыйгалар Рим провинциясе [[Иудея]]да, император [[Тиберий]] идарәсе вакытында һәм Рим хакимияте исеменнән Понтий Пилат идарә иткәндә, [[Песах|яһүд Пасхасы]] алдыннан һәм аннан соң булган төндә, ягъни [[яһүд календаре]] буенча 14-15 нче [[Нисан|нисанда]] баралар.
 
== Романның мәгънәсе ==
Булгаковта роман язу идеясы ул «Алласыз» газетасы редакциясендә булгач барлыкка килгән, дигән фикерләр бар.<ref>[http://lib.ru/BULGAKOW/ma_chernowiki.txt Булгаков М. А. Великий канцлер. Князь тьмы. М.: Гудьял-Пресс, 2000, сс.5-20. (Вступительная статья В.Лосева).] {{ref-ru}}</ref>.
 
Шулай ук, романның беренче редакциясендә кара магия сеансы [[12 июнь]]гә куелган — 1929 елның 12 июнендә Мәскәүдә дәһриләрнең беренче бөтенсоюз корылтае уздырыла, анда [[Николай Бухарин]] һәм [[Емельян Губельман (Ярославский)]]да чыгыш ясый.<ref name="Барков">{{cite web|last =Барков.|first = Альфред|authorlink =|coauthors =|datepublished =|url = http://menippea.narod.ru/|title = Роман Михаила Булгакова «Мастер и Маргарита»: альтернативное прочтение|format =|work = |publisher = |accessdate = 12 августа 2008|lang = ru}}</ref>.
 
Әсәрнең мәгънәсен аңлау турында берничә фикер яши.
 
==== Сугышчан атеистик пропагандага җавап ====
Романның мөмкин бер трактовкасы — Булгаковның, аның фикеренчә, Совет Русиясендә [[атеизм]] пропагандасын һәм Гайсә Мәсихнең тарихи шәхес булуын инкарь итүне оештырган шагыйрь һәм язучыларга җавабы.
 
Бу роман сугышчан дәһриләргә үзенчәлекле җавап, аларга вәгазь булып тора. Әсәрдә юкка гына Мәскәү өлешендә дә, яһүди өлештә дә шайтан образы агартылып, изгеләндереп күрсәтелә. Яһүд демонологиясенннән персонажлар булуы да юкка гына түгел — алар ССРБда Алланың булуын инкарь итүгә каршы булып торалар. [[Андрей Кураев]] фикеренчә, Воланд тарафыннан илһамландырылган һәм мастер тарафыннан тасвирланган Иешуа образы — «баллы Исусик» турындагы дәһричел (һәм толстойча) карашка пародия, ул мондый атеистик брошюраларның авторы — Иблис (Воланд) икәнен күрсәтә.
 
А.Кураев роман эчендә романны (ершалаим тарихын) «Иблистән Инҗил» дип атый. Чыннан да, романның беренче версияләрендә Воланд хикәятенең беренче бүлеге «Воландтан Инҗил» һәм «Иблистән Инҗил» дип аталган.<ref name="kp.ru">[http://www.kp.ru/daily/23638.3/48473/ «Мастер и Маргарита» — евангелие от сатаны] {{ref-ru}}</ref>. Воландның ершалаим тарихында анти-инҗилчә һәм ачык [[тәүрат]]ча карашлар бар.
 
==== Романның герметик тәфсире ====
Романның шулай ук герметик дип аталучы трактовкасы да яши:
 
Төп идеяләрнең берсе — явыз башлангыч (Иблис) безнең дөньядан аерылгысыз. Шайтан (һәм дә якты башлангыч — Иешуа Га-Ноцри) барыннан да бигрәк, кешеләр арасында яшиләр.
 
Иешуа [[Яһүдә]]нең хыянәтен ачыклый алмый (Понтий Пилат тарафыннан әйтелгән кинаяләргә карамастан), чөнки ул кешеләрдә бары яктылыкны, изгелекне генә күргән. Һәм үзен яклый да алмаган, чөнки кемнән һәм ничек якланырга икәнен белмәгән.
 
Моннан тыш, күрсәтелгән трактовкада М. А. Булгаков Л. Н. Толстойның явызлыкка көчләү белән җавап бирмәү турындагы идеяләрен үзенчә аңлаган һәм шуңа күрә әсәргә нәкъ Иешуа образын керткән, дигән фикер бар.
 
==== [[Александр Мирер|А.Зеркалов]] трактовкасы ====
Язучы-фантаст һәм әдәби тәнкыйтьче [[Александр Мирер|А.Зеркалов-Мирер]] тарафыннан «Этика Михаила Булгакова» китабында тәкъдим ителгән оригиналь трактовка бар.<ref> ''Зеркалов А.'' Этика Михаила Булгакова. М., [[Текст (нәшрият)|Текст]], 2004. ISBN 5-7516-0409-1</ref> Зеркалов версиясе буенча, Булгаков романда Сталин заманы гадәтләренә «җитди» сатираны яшергән. Бу сатира романның беренче тыңлаучыларына (аларга Булгаков үзе укыган) шунда ук аңлашылган. Зеркалов фикеренчә, Булгаков «Эт йөрәге» әсәреннән соң көчле сатирага юлыккан. Ләкин, шул «Эт йөрәге» тирәсендә булган вакыйгалардан соң, авторга сатирасын нык яшерергә туры килгән, һәм ул аңлый торган кешеләргә «маркерлар» куйган. Әйтергә кирәк, бу трактовкада романдагы кайбер аңлашылмаучанлыклар һәм туры килмәүчәнлекләргә дөрес аңлатма табылган. Кызганычка, Зеркаловның бу хезмәте тәмамланмыйча кала.
 
== Персонажлар ==
{{Төп мәкалә|Мастер һәм Маргарита романының персонажлары}}
 
=== 30-нчы еллар Мәскәве ===
 
==== [[Мастер (Булгаков персонажы)|Мастер]] ====
Язучы, Понтий Пилат турында роман авторы, үзе яшәгән чорга ярашмаган кеше һәм аның әсәрләрен каты тәнкыйтьләгән коллегалары тарафыннан өметсезлеккә җиткерелгән зат. Романда аның чын исем-фамилиясе бер тапкыр да искә алынмый, бу турыдагы сорауларга ул беркайчан да җавап бирми. Бу герой Маргарита биргән «Мастер» («Оста») кушаматы белән генә билгеле. Үзен ул бу кушаматка лаек түгел дип саный. Мастер Инҗил вакыйгаларын үзенчә, могҗизаларсыз гына күрсәтеп, роман яза.
 
==== [[Маргарита (Булгаков перонажы)|Маргарита]] ====
Матур, иркен тормышлы, танылган инженерның хатыны, буш яшәү өчен азапланган кеше. [[Мәскәү]] урамнарының берсендә Мастер белән күрешеп, аңа гашыйк булган. Маргарита сөйгәненең романы уңышлы булыр, дип ышанган. Мастер романын яндырырга уйлагач, ул әсәрнең берничә битен генә саклап кала ала. Соңрак Иблис белән килешү төзеп, Воланд оештырган шәйтани балның мәликәсе була, шуның өчен Воланд аның сөйгәнен — Мастерны табып бирә. Маргарита — мәхәббәт һәм башка кеше өчен үз-үзеңне корбан итүнең символы.
 
==== [[Воланд (Булгаков персонажы)|Воланд]] ====
Мәскәүдә кара магия буенча чит ил профессоры, «тарихчы» булып килгән Иблис. Беренче күренүендә үк Романның беренче бүлеген сөйләп бирә (Иешуа һәм Пилат турында). Төп аерымлык билгеләре булып, күзләре (берсе кара, икенчесе яшел) һәм аксавы тора.
 
==== [[Фагот (Коровьев)]] ====
Иблиснең иярченнәренең берсе, һәрвакыт тупас шакмаклы (клетчатый) киемдә йөри, чатнаган һәм бер пыяласы булмаган пенсне киеп йөри. Үзенең чын йөзендә ул кайчандыр яктылык һәм караңгылык турында әйткән уңышсыз каламбуры аркасында Иблис иярченнәре арасына булырга мәҗбүр ителгән рыцарь.
 
Коровьев һәм аның алыштырмас иптәше Бегемот образында халык көлке мәдәнияте гореф-гадәтләре көчле сакланган, шушы ук персонажлар дөнья әдәбиятенең батыр-пикаролары белән тыгыз генетик элемтә саклыйлар.<ref>[http://vika-milenko.narod.ru/stati/tsirk_v_mastere_i_margarite/ Цирк в «Мастере и Маргарите» / Статьи / Главная / milenko@narod.ru<!-- Заголовок добавлен ботом -->]</ref>
 
Воланд иярченнәренең исемнәренең чыганагы [[Гыйбрани|гыйбрани теле]], дип санала. Аның буенча, Коровьев ('''каров''') ивритта «якын», ягъни «якынлаштырылган» дигәнне аңлата
 
==== [[Мәче Бегемот]] ====
Иблис иярченнәренең берсе, шаян һәм тиктормас рух, я арткы аякларда йөрүче гигант мәче, я мәчегә охшаган симез гражданин булып килеп баса. Прототибы — [[Бегемот (мифология)|Бегемот]] дигән рух, оятсызлык шайтаны, ул төрле зур хайваннар булып күренә алган. Үзенең чын йөзендә Бегемот ябык кына яшь кеше, шайтан-паж булып күренә. Ә чынлыкта Бегемотның прототибы — Булгаковның зур кара эте (кушаматы Бегемот). Бу эт бик акыллы булган.
 
==== [[Гелла (Булгаков персонажы)|Гелла]] ====
Убырлы һәм вампир, Иблис иярченнәренең берсе. Ул бер нәрсә дә киеп йөрмәгән, тәненең матурлыгын бары тик муенындагы шрам гына бозган.
 
==== [[Михаил Александрович Берлиоз]] ====
МАССОЛИТ рәисе, әдәбиятчы, күп укыган, белемле һәм дөньяга скептик карый торган кеше. «Начар йортта», Бакчалы, 302-бис та яши. Воландның кинәт үлем турындагы күрәзәсенә ышанмыйча үлә.
 
==== [[Иван Бездомный|Иван Николаевич Бездомный]] ====
Шагыйрь, МАССОЛИТ әгъзасы. Дингә каршы поэма язган, Воланд белән иң беренче очрашкан геройларның берсе (Берлиоз белән бергә). Тилеләр клиникасына эләгә, Мастер белән иң беренче танышкан.
 
==== [[Степан Богданович Лиходеев]] ====
Варьете театры директоры, Берлиозның күршесе, Бакчалыда «начар фатирда» яши. Ялкау, эчкече. «Хезмәт яраксызлыгы» өчен, Воландның иярченнәре тарафыннан [[Ялта]]га телепортацияләнгән.
 
==== [[Никанор Иванович Босой]] ====
Бакчалы урамда яшәүчеләр берләшмәсе рәисе. Саран, берләшмә кассасыннан акча урлый (Воланд килер алдыннан).
 
==== [[Иван Савельевич Варенуха]] ====
Варьете театры администраторы. ЭЭХКга Ялтага эләккән Лиходеев белән язышуның чыгарылмасын илткәндә, Воланд шайкасы кулына эләгә. «Телефон аркылы ялган һәм тупаслык» өчен Гелла аны вампирга әйләндерә. Балдан соң кире кешегә әйләндерелә һәм кайтарыла. Вакыйгалар ахырында Варёнуха киң күңеллелерәк, әдәплерәк һәм намуслырак кешегә әйләнә.
 
==== [[Григорий Данилович Римский]] ====
Варьете театрының финанс директоры. Аңа Гелланың һәм дусты Варёнуханың һөҗүм итүеннән шулкадәр хәйран калган ки, ул тиз арада Мәскәүдән качырга булган. ЭЭХКда сорау алуда үзен «броньләштерелгән камерага» ябуларын үтенгән.
 
==== Жорж Бенгальский ====
Варьете театры конферансьесы. Воланд иярченнәре аны каты җәзалыйлар — башын өзеп алалар, чөнки ул тамаша вакытында артык уңышсыз шәрехләр әйтеп барган. Башы үз урынына кайтарылгач, озакламый Стравинский клиникасына җибәрелә.
 
==== Василий Степанович Ласточкин ====
Варьете бухгалтеры. Касса тапшырган чакта, үзе йөргән оешмаларда Воланд иярченнәре булуның эзләрен табып барган. Кассаны тапшыру вакытында акчаларның кинәт кенә төрле чит ил валютасына әйләнгәнен сизеп ала.
 
==== Прохор Петрович ====
Варьете театрының тамаша комиссиясе рәисе. Мәче Бегемот аны эш урынында буш костюм калдырып, вакытлыча урлап алып китә. Чөнки ул аңа туры килмәгән вазифа буенча эшләгән.
 
==== Максимилиан Андреевич Поплавский ====
Михаил Александрович Берлиозның [[Киев]]тагы агасы. Мәскәүгә җеназага Бегемот тарафыннан чакырыла, ләкин килгәч, аны энесенең үлеме түгел, аннан калган фатир борчыткан. Шул ук Бегемот тарафыннан куып чыгарыла, мөгаен, ул [[Киев]]ка кире кайткандыр.
 
==== Андрей Фокич Соков ====
Варьете театры буфеты эшчесе, Воланд аны буфетта сатыла торган сыйфатсыз ризык өчен тәнкыйтьли. Эш урыны аркасында һәм «икенче сафлык» ризыклары сатып, 249 мең сумнан артык акча җыя. Коровьев аңа 9 айдан соң бавыр рагы белән үләчәге турында хәбәр итә. Соков, Берлиоздан аермалы буларак, моңа ышана, алдан әзерләнә дә. Әлбәттә, бу аңа ярдәм итми.
 
==== Николай Иванович ====
Маргаританың түбән каттагы күршесе. Маргаританың өй эшчесе Наташа тарафыннан !"борова"га? әйләндерелә һәм Иблис балына «транспорт чарасы» итеп кулланыла.
 
==== Наташа ====
Маргаританың өй эшчесе, Воландның Мәскәүгә килүе вакытында убырлыга әйләндерелә, үз теләге буенча шул рәвештә кала.
 
==== [[Алоизий Могарыч]] ====
Мастерның танышы, торак мәйданы алыр өчен, аңа каршы донос язган кеше. Яңа фатирыннан аны Воланд шайкасы куып чыгара. Воланд хөкеменнән соң, хәтерсезлектә Мәскәүне ташлап калдыра, ләкин каядыр Нократ тирәсендә аңына килә. Варьете театрында финдиректор Римскийны алмаштыра. Могарычның бу вазифасында эшчәнлеге Варёнухага бер дә ошамый.
 
==== Аннушка ====
Һөнәри спекулянтка. Көнбагыш мае шешәсен трамвай юлында төшереп вата, бу Берлиозның үлеменең сәбәбе булып тора. Сәер туры килүчәнлек аркасында, «начар фатир» белән күршедә генә яши.
 
==== Фрида ====
Воланд балына чакырылган гөнаһлы хатын. Кайчандыр үзе теләмәгән баласын яулык белән буып үтереп, аны күмеп куйган — шуның өчен ул билгеле бер төр җәза ала, һәр иртә аның баш очына нәкъ шул яулыкны китерәләр. Балда Маргарита ялгыш кына аңа бу җәзасыннан коткарырга вәгъдә бирә, соңрак бу вәгъдәсен үти дә.
 
==== [[Барон Майгель]] ====
ЭЭХК эшчесе, Воландны күзәтергә тиешле кеше, үзе белән Тамаша комиссиясе эшчесе буларак таныштыра. Иблис балында корбан сыйфатында үтерелә, каны Воландның литургик касәсенә салына.
 
==== Арчибальд Арчибальдович ====
Грибоедов Йорты рестораны директоры, усал җитәкче һәм феноменаль хәтергә ия кеше. Хуҗалыкчы һәм урлауга тартылучы. Автор аны бриг капитаны белән чагыштыра.
 
==== Аркадий Аполлонович Семплеяров ====
«Мәскәү театрларының акустик комиссиясе» рәисе. Варьете театрында, кара магия сеансы вакытында, Коровьев аның гыйшкый йөрешләрен ачып бирә.
 
=== Иерусалим, б.ч. I гасыры ===
==== [[Понтий Пилат]] ====
Яһүд иленең Иерусалимдагы бишенче прокураторы, усал һәм хакимле кеше, тик аңа карамастан, Иешуа Га-Ноцрига ягымлы карый. Аны үлем җәзасыннан коткарырга теләгән, тик моны эшли алмый, шуның өчен гомере буе үкенә. Көчле баш авыртуыннан интеккән, бу авырудан аны Иешуа коткара.
 
==== [[Иешуа Га-Ноцри (Булгаков персонажы)|Иешуа Га-Ноцри]] ====
Назареттан сәяхәт итеп йөрүче фәлсәфәче, аны Патриарх күлләрендә Воланд, романында Мастер тасвирлый. Бу персонажны Гайсә Мәсихкә туры китерәләр. Ләкин бу образ инҗилчә прототиптан нык аерылып тора. Гуманист, явызлыкка көч кулланып каршы килүне инкарь итә.
 
==== [[Левий Матфей|Левий Матвей]] ====
Иешуа Га-Ноцриның романдагы бердәнбер тарафдары. Укытучысы белән аның үлеменә кадәр булган, ахырда аны күмәр өчен, хачтан төшергән. Роман ахырында Иешуа аны Воланд янына җибәрә, ул Мастер һәм Маргаритага тынычлык бирүне үтенә.
 
==== [[Каиафа|Иосиф Каифа]] ====
Яһүд руханилары арасында беренчесе, Синедрион президенты, Иешуаны үлемгә хөкем итүче.
 
==== [[Яһүдә Искариот|Яһүдә]] ====
Иерусалимдагы яшь бер кеше, Иешуаны Синедрион кулына тапшыра. Моның өчен Понтий Пилат аны яшерен рәвештә үтерергә әмер бирә.
 
==== Марк Крысобой ====
Пилатның тәнсакчысы, кайчандыр сугышта бик җәрәхәтләнгән. Иешуаны һәм тагын берничә җинаятьчене үлем җәзасы урынына илтүче кеше.
 
==== [[Афраний]] ====
Яшерен хезмәт җитәкчесе, Пилатның хезмәттәше. Яһүдәнең үтерелүе өчен җаваплы.
 
== Версияләр ==
 
=== Беренче редакция ===
«Мастер һәм Маргарита» өстендә эшли башлау вакытын Булгаков төрле кулъязмаларда я [[1928 ел|1928]], я [[1929 ел]] дип билгели. 1928 елда романны язу фикере туып, ул 1929 елда языла башларга мөмкин. Беренче редакцияләрдә роман «Кара маг», «Инженер тоягы», «Тояклы жонглер», «Гастроль», «Угыл» һәм башка исемнәр белән аталган. Редакция автор тарафыннан [[1930 ел]]ның [[18 март]]ында, «Кабала святош» пьесасының тыелуы турында хәбәр ирештерелгәч, юкка чыгарыла. Моның турында Булгаков хөкүмәткә хатында яза: '' «И лично я, своими руками, бросил в печку черновик романа о дьяволе…» ''
 
=== Икенче редакция ===
Роман өстендә эш [[1931 ел]]да яңадан башлана. Романга каралама язмалары эшләнә, һәм монда инде ''Маргарита'' һәм аның әлегә исемсез юлдашы — булачак ''Мастер'' күренә башлыйлар, ә ''Воланд'' үзенең тынгысыз иярченнәренә ия була. [[1936 ел]]га кадәр эшләнгән икенче редакция «Фантастик роман» астисемен ала һәм исеменең «Бөек канцлер», «Иблис», «Менә мин дә», «Кара маг», «Инженер тоягы», «Иблис», «Каурыйлы эшләпә», «Кара дин әһеле», «Ул барлыкка килде», «Килү», «Консультант тоягы» кебек вариантлары кулланыла.
 
=== Өченче редакция ===
[[1936 ел]]ның икенче яртыеллыгында башланган өченче редакция беренче вакытта «Караңгылык кенәзе» исемле була, ләкин[[1937 ел]]ның икенче яртысында «Мастер һәм Маргарита» исеме барлыкка килә. [[1938 ел]]ның май-июнендә роман беренче тапкыр машинкада басыла (аны Е. С. Булгакованың сеңлесе О. С. Бокшанская баса). Роман ул чакта 327 биткә сузылп. Автор төзәтмәләре язучының үлеменә кадәр дәвам итә, соңгы төзәтмә 1940 нчы елның [[13 февраль|13 февралендә]] Маргаританың фразасында була: «Так это, стало быть, литераторы за гробом идут?»… (Ә бу, шулай булгач, әдипләр табут артыннан баралар?)
 
Гомумән, Булгаковның үлеме аркасында тәмамланмый кала. Әсәрдә кечкенә-кечкенә хаталар, төгәлсезлекләр бар. Бәлки, алар булмас та иде, ләкин Елена Булгакова авторның төзәтмәләрен язып барган дәфтәрләренең берсен югалта. Романда төгәлсезлекләр генә түгел, язып бетерелмәгән урыннар да бар. Мәсәлән, Алоизий Могарычның биографиясен автор сызып ата һәм яңадан язарга җыена, ләкин өлгерми кала.
 
 
== Нәшер ителү тарихы ==
Исән чагында автор романның аерым урыннарын якын дусларына укый. Соңрак филолог [[Абрам Вулис]] совет сатириклары турында хезмәт язганда, онытылган сатирикны, «Зояның фатиры» һәм "Җете-кызыл утрау"ның авторын искә төшерә. Вулис язучының хатыны кайда яшәгәнен белеп, аның белән контакт урнаштыра. Башта Вулиска ышанмаса да, Елена Булгакова соңрак аңа кулъязманы укырга бирә. Әсәрләнгән Вулис аның турында күп кешеләргә сөйли, моннан соң әдәби Мәскәүдә бөек роман турында сүзләр йөри башлый. Бу исә романның [[1966 ел]]да «Мәскәү» журналында (тираж 150 мең экз.) нәшер ителүенә китерә. (1966, № 11 һәм 1967, № 1) Анда ике кереш сүз — [[Константин Симонов]] һәм Вулисныкы була.
 
Романның бернинди цензура үзгәртүләре кертелмәгән тулы басмасы 1969 елда, Франкфурт-Майнада шәһәрендә нәшер ителә.
 
Романның тулы тексты Русиядә К.Симонов соравы буенча Е. С. Булгакованың үлеменнән соң [[1973 ел]]да басыла. [[1987 ел]]да исә Ленин исемендәге Китапханәнең Кулъязмалар бүлегенең Булгаков фондына керү рөхсәт ителә, бу Булгаковның ике томлык җыентыгын эшләүче текстологлар өчен бик уңайлы булып чыга. (Ике томлык [[1989 ел]]да басыла). Романның ахыр тексты [[1990 ел]]да нәшер ителә.
 
Әсәрнең тәмамланмавы аркасында нәшер итүче текстологлар иске редакцияләрне кулланып нәшер итәргә мәҗбүрләр.
 
== Кызыклы фактлар ==
* Булгаков фатирында ЭЭХК берничә тапкыр тентү үткәрсә дә, анда романның караламаларын тапмыйлар.
* Воланд романның беренче вариантларында Астарот дип аталган. Ләкин соңрак бу исем алмаштырыла — мөгаен, «Астарот» исеме Иблистән аерылып торучы конкрет демонныкы булгангадыр.
* «Варьете» Театры Мәскәүдә беркайчан да булмаган һәм юк та. Ләкин хәзер берюлы берничә театр бу исем өчен ярыша.<ref>[http://www.bulgakov.ru/t/varyete/] того самого.</ref>
* Мәскәүдә «Булгаков йорты» дигән музей-йорт бар. Ул Олы Бакчалы ур., 10 й. адресы буенча урнашкан. 50 номерлы фатирда язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче музей урнашкан.
 
== Татарчага тәрҗемә ==
Роман татар теленә тәрҗемә ителмәгән һәм киләсе 20-30 елда тәрҗемә ителүе дә икеле. Шунсын әйтергә кирәк, [[1989 ел]]да роман урыс телендә [[Казан]]да, [[Татарстан китап нәшрияты]]нда нәшер ителә.
 
== Романның адаптациясе<ref>''[[Трофименков, Михаил Сергеевич|Трофименков М.]]'', ''[[Герусова, Елена Юрьевна|Герусова Е.]]'' [http://www.kommersant.ru/doc.aspx?DocsID=636575 С кем вы, Мастера и Маргариты?] // «[[Власть (журнал)|Власть]]». 2005. № 50. 19 декабря.</ref> ==
=== Театр куелышлары ===
[[Файл:Мастер и Маргарита (постановка театра Арбат).JPG|right|250px|thumb|Спектакльдән күренеш]]
 
==== Русиядә ====
* [[Таганкада Мәскәү театры]], [[1977 ел]]да [[Юрий Любимов]] куелышы.
* [[Карл Маркс исемендәге Саратов академик драма театры]], [[1986 ел]]да Александр Дзекун куелышы.
* [[Көньяк-Көнчыгышта Театр]] — Валерий Белякович.
* [[Горький исемендәге МХТ]], Владимир Прудкин, [[1984 ел]].
* [[Михаил Зонненштраль]] — Мәскәү академик Сатира театры, 1993.
* [[Сергей Десницкий]]- Никита Капкалары яны Театры
* [[Роман Виктюк]] (Мастер һәм Маргарита, яки Иван Бездомныйның төше)
* [[Кирилл Ганин]]
* [[Сергей Алдонин]] — [[К.С.Станиславский исемендәге Мәскәү драма театры]]
* [[Харьков курчак академия театры]]
* [[Александр Горшков]] — «NotaBene» театры.
* [[Сергей Федотов]] — «Күпер буенда» Пермь театры
* [[Валерий Шацкий]] — [[Рязань дәүләт өлкә курчак театры]].
* [[Мастер һәм Маргарита (мюзикл)|Мастер һәм Маргарита мюзиклы]]. Опер-фантазия авторы — [[Валентин Овсянников]], композитор, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, [[Мәскәү Балалар Эстрадасы Театры]] төзүчесе һәм җитәкчесе. Режиссёр-куючы Леонид Полонский. Премьерасы [[2009 ел]]ның [[23 сентябрь|23 сентябрендә]] МБЭТ сәхнәсендә була.
* Мастер кульязмасы мюзиклы — Русиядә Мастер һәм Маргарита романының караламасы буенча эшләнгән беренче классик мюзикл. Музыка авторы — [[Андрей Пронин]], либретто авторы [[Татьяна Маликова]]. Художество җитәкчесе — язучы [[Олег Рой]]. Режиссер-куючы Дмитрий Исаичев. Премьерасы [[2010 ел]]ның [[9 декабрь|9декабрендә]] ТОГУК «Тамбовконцерт» сәхнәсендә була.
 
==== Башка илләрдә ====
* А.Лелявский. (БССР-Беларусь, Минск ш.) [[1987 ел]], Белорусс Курчак Дәүләт Театры.
* В.Маслюк. (БССР-Беларусь, Минск ш.), [[1988 ел]], М.Горький ис. Рус Академик Дәүләт Театры.
* Грэхем Янг ([[Бөекбритания]])
* Франк Касторф ([[Алмания]])
* Бруно Макс ([[Венгрия]])
* Александр Марин ([[Канада]])
* Роман Прошник ([[Австрия]])
* Стефан Москов ([[Болгария]])
* Йонас Вайткус ([[Литва]])
* Оскарас Коршуновас ([[Литва]])
* Санду Греку ([[Молдавия]])
* [[Кристиан Люпа]] ([[Польша]])
* [[Гешер Театры]] ([[Израиль]]), [[Ави Беньямин]]ның «Иблис Мәскәүдә» рок-операсы. Режиссеры Евгений Арье, [[Тель-Авив]], [[2000 ел]].
* И.Франко ис. Театр ([[Киев]] ш.)
* Грибоедов ис. Театр ([[Тбилиси]])
* Синетик Театры ([[АКШ]], Вашингтон ш.), [[2004 ел|2004]], [[2010 ел|2010]]
 
=== Экранизацияләр ===
* [[Пилат һәм башкалар]] (Мастер һәм Маргарита) (ГФР, ТВ-фильм, 1972, 90 мин.) — реж. [[Анджей Вайда]]
* [[Мастер һәм Маргарита (фильм, 1972)|Мастер һәм Маргарита]] (Югославия-Италия, нәфис фильм, 1972, 95 мин.) — реж. [[Александр Петрович]]
* [[Мастер һәм Маргарита (фильм, 1989)|Мастер һәм Маргарита]] (Польша, телесериал, 1989, 4 серия, якынча 370 мин.) реж. [[Мачек Войтышко]]
* Incident in Judea (Мастер һәм Маргарита) (Бөекбритания, ТВ-фильм, 1991) — реж. Пол Брайерс
* [[Мастер һәм Маргарита (фильм, 1994)|Мастер һәм Маргарита]] (Русия, нәфис фильм, 1994, 240 мин./125 мин.) — реж. [[Юрий Кара]]
* Мастер һәм Маргарита (Русия, ТВ-спектакль, 1996, 142 мин.) — реж.[[Сергей Десницкий]]
* Мастер һәм Маргарита (Венгрия, кыска метражлы фильм, 2005, 26 мин.) — реж. [[Ибойя Фекете]]
* [[Мастер һәм Маргарита (телесериал)|Мастер һәм Маргарита]] (Русия, телесериал, 2005, 10 серия, якынча 500 мин.) — реж. [[Владимир Бортко]])
* Мастер һәм Маргарита, беренче өлеш, беренче бүлек (Исраил, анимацион фильм, 2010, 33 мин.) — реж. Терентий Ослябя
* Мастер һәм Маргарита (Русия, анимацион фильм, 2013, 145 мин.) — реж. Ринат Тимеркаев.
 
=== Музыкада ===
* [[1972 ел]]да рус композиторы Сергей Слонимский «Мастер һәм Маргарита» операсын тәмамлый. Беренче өлешнең ябык күрсәтелүеннән соң (дир. [[Геннадий Рождественский]]) опера тыела. Концерт башкаруында премьера [[1989 ел]]да була.
* [[1992 ел]]да Евгений Глебовның «Мастер һәм Маргарита» операсы куела. Опера белорус музыкаль әдәбияты классикасы булып исәпләнелә.
* [[1995 ел]]да «Мастер һәм Маргарита» симфония-фантазиясе өчен композитор [[Андрей Петров]]ка [[Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе]] тапшырыла.
* [[2006 ел]]да инглиз композиторы [[Эндрю Ллойд-Уэббер]] роман нигезендә мюзикл язырга җыенуы турында хәбәр итә,- ләкин ике елдан соң бу фикереннән баш тарта.
* [[Мастер һәм Маргарита (мюзикл)|Мастер һәм Маргарита мюзиклы]]. Опер-фантазия авторы — [[Валентин Овсянников]], композитор, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, [[Мәскәү Балалар Эстрадасы Театры]] төзүчесе һәм җитәкчесе. Режиссёр-куючы Леонид Полонский. Премьерасы [[2009 ел]]ның [[23 сентябрь|23 сентябрендә]] МБЭТ сәхнәсендә була.
 
== Библиография ==
* {{китап
|автор = Борис Соколов
|бүлек =
|башлык = Булгаков энциклопедиясе
|оригинал = Булгаковская энциклопедия
|сылтама =
|басма =
|җаваплы =
|урын = М.:
|нәшрият = Локид; Миф;
|ел = 2000 ел
|том =
|бит =
|битләр = 592
|isbn = ISBN 5-320-00385-4, ISBN 5-87214-028-3
}}
* {{китап
|автор = Андрей Барков
|бүлек =
|башлык = Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романы: альтернатив укылыш
|оригинал = Роман Михаила Булгакова "Мастер и Маргарита": альтернативное прочтение
|сылтама =
|басма =
|җаваплы =
|урын = Киев
|нәшрият = Текма
|ел = 1994
|том =
|бит =
|битләр = 298
|isbn = ISBN 5-7707-7064-3
}}
* {{китап
|автор = Александр Мирер
|бүлек =
|башлык = Михаил Булгаков Инҗиле
|оригинал = Евангелие Михаила Булгакова
|сылтама =
|басма =
|җаваплы =
|урын = М.,
|нәшрият = Текст
|ел = 2006
|том =
|бит =
|битләр =
|isbn = ISBN 5-7516-0584-8
}}
* {{китап
|автор = Александр Мирер
|бүлек =
|башлык = Михаил Булгаков этикасы
|оригинал = Этика Михаила Булгакова
|сылтама =
|басма =
|җаваплы =
|урын = М.,
|нәшрият = Текст
|ел = 2004
|том =
|бит =
|битләр =
|isbn = ISBN 5-7516-0409-1
}}
 
== Шулай ук карагыз ==
* [[Мастер (Булгаков персонажы)|Мастер]]
* [[Маргарита (Булгаков персонажы)|Маргарита]]
* [[Иван Бездомный]]
* [[Воланд (Булгаков персонажы)|Воланд]]
* [[Воланд иярченнәре]]
* [[Фагот-Коровьев]]
* [[Азазелло]]
* [[Мәче Бегемот]]
* [[Начар фатир]]
 
== Сылтамалар ==
{{commonscat|The Master and Margarita}}
* [http://www.lib.ru/BULGAKOW/master.txt Романның тулы тексты] {{ref-ru}}
* [http://www.lib.ru/BULGAKOW/ Романның беренче редакцияләре] {{ref-ru}}
* [http://www.bulgakovmuseum.ru/ М. А. Булгаков ис. Мәскәү Дәүләт Музее] {{ref-ru}}
* [http://www.masterandmargarita.eu/ru/ Мастер һәм Маргарита] {{ref-ru}}
* [http://www.bulgakov.ru/ Булгаков энциклопедиясе]. {{ref-ru}}
* [http://bogoslov.stack.net/text/296091.html «Мастер һәм Маргарита» романында М. А. Булгаковның дини-философик позициясе] {{ref-ru}}
* [http://photogallery19-03.com/master.html «Мастер һәм Маргарита» романына фотографияләр һәм шәрехләмәләр] {{ref-ru}}
* [http://menippea.narod.ru Михаила Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романы: альтернатив укылыш] {{ref-ru}}
* [http://www.planetlive.ru/kim-master-i-margarita.html «Мастер һәм Маргарита»: роман экранизациясе серләре] {{ref-ru}}
* [http://video.yandex.ru/users/toslyabya/view/13/ Мастер һәм Маргарита, ө.1, б.1., анимационн фильм, реж. Т. Ослябя] {{ref-ru}}
* [http://getparalleltranslations.com/ru/%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%B0%D0%BB%D0%BB%D0%B5%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D1%8B%D0%B9-%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D0%B4/%D0%9C%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B5%D1%80-%D0%B8-%D0%9C%D0%B0%D1%80%D0%B3%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%82%D0%B0/11-en «Мастер һәм Маргарита» китабының инглиз-рус параллель тәрҗемәсе] {{ref-ru}} {{ref-en}}
 
== Искәрмәләр ==
{{Искәрмәләр}}
 
{{Мастер һәм Маргарита}}
{{Михаил Булгаков әсәрләре}}
 
{{Сайланган мәкалә}}
 
[[Төркем:Михаил Булгаковның романнары]]
 
[[ar:المعلم ومارغريتا]]
[[bg:Майстора и Маргарита]]
[[ca:El mestre i Margarida]]
[[cs:Mistr a Markétka]]
[[cv:Ăстапа Маргарита]]
[[de:Der Meister und Margarita]]
[[el:Ο Μαιτρ και η Μαργαρίτα]]
[[en:The Master and Margarita]]
[[es:El maestro y Margarita]]
[[et:Meister ja Margarita]]
[[fa:مرشد و مارگاریتا]]
[[fi:Saatana saapuu Moskovaan]]
[[fr:Le Maître et Marguerite]]
[[he:האמן ומרגריטה]]
[[hr:Majstor i Margarita (roman)]]
[[hu:A Mester és Margarita]]
[[hy:Վարպետն ու Մարգարիտան]]
[[it:Il maestro e Margherita]]
[[ja:巨匠とマルガリータ]]
[[ka:ოსტატი და მარგარიტა]]
[[lt:Meistras ir Margarita]]
[[lv:Meistars un Margarita]]
[[mk:Мајсторот и Маргарита]]
[[nl:De Meester en Margarita]]
[[nn:Mesteren og Margarita]]
[[no:Mesteren og Margarita]]
[[oc:Lo Mèstre e Margarida]]
[[pl:Mistrz i Małgorzata]]
[[pt:O Mestre e Margarida]]
[[ro:Maestrul și Margareta]]
[[ru:Мастер и Маргарита]]
[[scn:Lu Maistru e Margarita]]
[[sk:Majster a Margaréta]]
[[sl:Mojster in Margareta]]
[[sr:Мајстор и Маргарита]]
[[sv:Mästaren och Margarita]]
[[tr:Usta ile Margarita]]
[[uk:Майстер і Маргарита]]
[[zh:大师与玛格丽特]]
ачыклау кыен, чөнки текстта вакытка карата каршылыклы күрсәткечләр бар - бәлки, аңлы рәвештә, ә бәлки алар автор төзәтмәләренең тәмамланмавы аркасындадыр.
 
Романның беренче редакцияләрендә ([[1929 ел|1929]]-[[1931 ел]]лар) роман вакыйгалары киләчәккә куелган, [[1933 ел|1933]], [[1934 ел]]лар, хәтта [[1943 ел|1943]] һәм [[1945 ел]]лар да искә алына, алар елның төрле периодларына - май башыннан июль башларына кадәр бара. Баштарак автор вакыйгаларны җәйге периодка куйган. Ләкин, хикәяләүне үзенә күрә тәртибен саклау өчен вакыт җәйдән язга күчерелә (романның 1 бүлеген карагыз: "Однажды весной..." Һәм шунда ук: "Да, следует отметить первую странность этого страшного майского вечера".