94 532
правки
Нет описания правки |
кНет описания правки |
||
Нур Гыйззәтуллин [[1928 ел|1928 елның]] [[12 июнь|12 июнендә]] [[Татарстан|Татарстанның]] [[Актаныш районы]] [[Яңа Байсар]] авылында укытучы гаиләсендә туган.
[[Актаныш]] урта мәктәбенең сигез сыйныфын һәм [[1945 ел]]да [[Минзәлә]] педагогика училищесын тәмамлагач, [[1945 ел|1945]]-[[1949 ел]]ларда [[ТДГПУ|Казан дәүләт педагогика институтының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр вакыт [[Казан]] педагогика училищесында һәм [[Казан|Казанның]] 12 татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс
Н. Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. [[1949 ел|1949]]-[[1959 ел]]лар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты [[Кави Нәҗми|Кави Нәҗминең]] тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп үтәргә кирәк. [[1956 ел]]да Н. Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, [[1957 ел]]да рус телендә дә дөнья күрә. [[1958 ел|1958]]-[[1960 ел]]ларда исә [[галим]], С.Әдһәмова белән берлектә, К.Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. “Татар совет әдәбияты тарихы” (Казан, [[1960 ел|1960]]), “История татарской советской литературы” (Мәскәү, [[1965 ел|1965]]) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К.Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н.Гыйззәтуллин тарафыннан языла.
Болардан тыш, Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафынан чыгарылган алты томлык “История советской многонациональной литературы” дигән капитал хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында ([[Мәскәү]], [[1971 ел|1971]]-[[1972 ел|72]]) утызынчы еллар һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша.
|