Иса: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 67:
|add3 =
}}
'''Иса''' ({{lang-ru|Большая Поляна}}) — [[Мордовия]]нең [[Кадошкин районы]]на керүче татар авылы. Иса елгасы буенда урнашкан. Авыл 17 гасырда телгә алына. Авылга нигезне [[төмәннәр|Темников татарлары]] салган. Биләмәләре тирә-як урыс һәм мукшы авылларын колачлаган. Шуңа күрә авылның икенче исеме — Зур Алан.
==Сыйфатлама==
 
Иса авылы Иса елгасы буена урнашкан татар авылы. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши икән. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган.<ref>[http://www.mtss.ru/?page=/f_bajram/misar_ile-t Мишәр иле]</ref>
==Тарихи белешмә==
1763 елда биредә татарлар белән бергә 30 урыс, морза Семен Еналеев коллары яшәгәннәр.
 
[[1869 ел]]га авылда 200 йорт булган. Инкыйлабка кадәр авыл бай яшәгән. Ул чакта авыл өч өлеш, 3 авылга бүленгән: Нагур, Кече Иса, Зур Иса. [[1913 ел]]да 339 хуҗалыкта 2 497 кеше яшәгән. Хуҗалыкларда 431 алаша исәпләнгән, атсыз хуҗалыклар 87 булган. 447 сыер һәм тана, сыерсыз хуҗалыклар - 47. 3 мәктәп, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, җил тегермәне, 3 май ясау аппараты, сарык тиреләрен эшкәртүче завод, 4 тимерчелек, 4 пекарня, 9 кибет булган һәм волость үзәге урнашкан.<ref>[http://www.mordovia.info/wiki/Большая_Поляна_(село,_Кадошкинский_район) Большая Поляна (село, Кадошкинский район) {{ref-ru}}]</ref> Усман-бай Кильдеев төзегән 200 урынлык волость хастаханәсе, [[1906 ел]]да ачылган казна мәктәбе.
 
==Сыйфатлама==
Иса авылы Иса елгасы буена урнашкан татар авылы. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши икән. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган.<ref>[http://www.mtss.ru/?page=/f_bajram/misar_ile-t Мишәр иле]</ref>
 
==Танылган шәхесләр==
* [[Усман-бай Кильдеев|Усман-бай Кильдеев]] (''1843-1918''), иганәче, [[Рәшит Сюняев]]ның бабасы.
* [[Сөләйман Еналеев]] (''1894-1937''), офтальмолог, Татарстанның сәламәтлек саклау комиссары, [[КДМИ]] ректоры.
* [[Абдулла Кротов]] (''1920-2005''), татар фольклорын саклаучы.