Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр =
| туу датасы = 26.12.1898
| туу җире = {{Туу җире|Пенза өлкәсегубернасы|Пенза өлкәсендә}}нең [[Кузнецк районыөязе]] [[Пәлдәнге]] авылы
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 37:
Шамил Усманов — әдәбият мәйданына турыдан-туры гражданнар сугышы эченнән, совет хөкүмәте өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән кызыл гаскәр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары сугышның иң кызган чорында — [[1919 ел]]да языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.
 
[[1920-еллар|1920 еллардан]] башлап Шамил Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Әсәрләре нигездә инкыйлаб, гражданнар сугышы, совет хөкүмәте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. «Ил кызы» ([[1923 ел|1923]]), «Краском мәхәббәте» ([[1923 ел|1923]]), «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Ай чыкканчы», «Зур түрә» (дүртесе дә [[1927 ел]]да язылган), «Идел буйлап» ([[1929 ел|1929]]), «Көчле мандат» ([[1929 ел|1929]]) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Әдипнең бер төркем хикәяләрендә [[Октябрь инкыйлабы|инкыйлабка]] кадәрге [[эшчеләр]] тормышы сурәтләнә, гади хезмәт кешеләренең гаделлеккә, бердәмлеккә омтылулары, эшчеләр арасында милләтара дуслык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый баруы хакында сөйләнә («Эшче кызы Нина», [[1922 ел|1922]]; «Фабрика анасы», [[1926 ел|1926]], «Таң», [[1927 ел|1927]]; «Тиң түгелләр», [[1927 ел|1927]] һ.б.)
 
Шамил Усманов [[1923 ел|1923]]—[[1925 ел|1925]] еллар арасында үзенең зур әсәре — «Легион юлы» («Тургай далаларында») исемле дилогиясе өстендә эшли.