Ринат Нуруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 27:
 
== Тормыш юлы ==
[[1954 ел]]ның [[20 август]]ында [[Татарстан Республикасы]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Зур Мәшләк]] авылында дөньяга килә. [[1961 ел]]да ул [[Зур Мәшләк]] авылының башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. [[1962 ел]]да аларның гаиләсе [[Иркутск өлкәсе]]нә күчеп китә (Бохан районының Усть-Укыр һәм Хинь авылларында яшиләр). [[1965 ел]]да Нуруллиннар гаиләсе [[Котлы Бөкәш]] авылына кайтып урнаша. [[1967 ел]]да Ринат "[[Артек]]" пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. [[1971 ел]]да Ринат Нуруллин 48нче номерлы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый һәм Котлы Бөкәш "Сельхозтехника" бүлекчәсенең моторлар ремонтлау цехында слесарь булып эшли башлый. [[1972]]-[[1977 ел]]ларда [[Казан авыл хуҗалыгы институты]]нда белем ала. [[1977 ел]]дан алып [[1982 ел]]га кадәр "Сельхозтехника" дәүләт комитетына караган Стандартлаштыру һәм метрология лабораториясендә өлкән инженер һәм, соңрак, төркем җитәкчесе булып эшли, әмма [[1978]]-[[1979 ел]]ларда Байкал арты хәрби округында хезмәт итә. Соңрак Татарстан [[Мелиорация]] hәм су хуҗалыгы министрлыгында ([[1982]]-[[1985 ел]]ларда), СССР фәннәр академиясенең [[Казан физика hәм техника институты]]нда ([[1985]]-[[1987 ел]]ларда), [[Казан химия-технология институты]]нда ([[1988]]-[[1990 ел]]ларда) эшли.
 
[[1991 ел]]да Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укыту эшенә күчә. Анда ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире булып эшли. [[1994 ел]]да Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була, [[1999 ел]]да кандидатлык диссертациясе яклый. ([[2002]]-[[2005 ел]]ларда) Русия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машиналар төзү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәннән соң бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт энергетика университеты доценты булып эшли. Аның 320 дән артык уйлап табу, фәнни һәм әдәби хезмәтләре бар. Фәнни хезмәтләре [[механика]], [[биофизика]], [[математика]] фәннәренә карый. Математика өлкәсендә татар сүзләреннән төзелгән яңа эчтәлекле санлы ребуслар авторы буларак билгеле. Аның катнашы белән техник терминнарга кагылышлы русча-татарча ике [[сүзлек]] төзелгән.