Сөббух Рәфыйков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 26:
Ул [[1913 ел]]ның [[15 июль|15 июлендә]] хәзерге [[Татарстан]]ның [[Сарман районы]] Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
 
1925-1930 елларда башта [[Яр Чаллы]]да һәм [[Алабуга]]да тугызъеллык мәктәптә, аннары [[Казан]]да югары уку йортында хәзерләү курсларында укый. [[1931 ел]]дан башлап ул журналистлык эшендә: республика “Колхоз гәзите” редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931-1932), [[Сарман районы]]нда чыга торган “Комбайн” газетасында җаваплы редактор урынбасары (1932-1934), республика комсомол газетасы “[[«Кызыл яшьләр» газетасы|Кызыл яшьләр]]” редакциясендә бүлек мөдире (1934-1937) һәм [[Татарстан дәүләт нәшрияты]]нда редактор ([[1937 ел|1937]]) вазыйфаларын башкара. 1934-1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, [[Казан дәүләт педагогика институты]]ның тел-әдәбият бүлегендә укый.
 
Алдагы тормышы турында совет заманында чыккан белешмәләрдә Рафиков турыда «оялып кына» язалар: [[1937]]-[[1957]] елларда Сөббух Рәфыйков [[Татарстан]]нан читтә – төньяк өлкәләрдә һәм [[Красноярск крае]]нда яши һәм эшли.<ref>[http://jazucilar.narod.ru/rafikov_sobbuh.htm "Совет Татарстаны язучылары" китабыннан] </ref>