Ибраһим Сәләхов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Ибраһим Сәләхов''' — [[татар]] [[шагыйрь|шагыйре]], [[язучы]], [[Татарстан Республикасы|Татарстан Республикасының]] атказанган мәдәният хезмәткәре, [[Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]] лауреаты.
 
==Тормыш юлы==
Ул [[1911 ел|1911 елның]] [[30 август|30 августында]] [[Казакъстан|Казакъстанның]] [[Күкчәтау]] шәһәрендә туган. Әтисе Низаметдин [[Нөнәгәр]], әнисе Маһиҗамал [[Шеңшеңәр]] авылыннан бирегә һөнәрчеләр буларак бәхет эзләп киләләр. Башта шәһәрнең Мортаза бай мәдрәсәсендә укый. Татар мәктәбе ачылу белән, шунда укып җидееллык белем ала. [[1927 ел]]да [[Казан]]га килә һәм [[ТДГПУ|педагогия техникумына]] укырга керә. Укуын [[1930 ел]]да тәмамлый. «[[Яшь ленинчы]]», [[«Кызыл яшьләр» газетасы|«Кызыл яшьләр»]] газеталарында, [[«Ялкын» журналындажурналы]]нда әдәби хезмәткәр булып эшли.
 
Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң [[ТДГПУ|Казан педагогия институтының]] тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Шушында уку чорында «Ярату» повесте, «Постта» пьесасы, «Дуэль» исеме белән шигырьләре аерым китап булып басылып чыгалар.