Бәян Гыйззәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
 
==Тәрҗемәи хәле==
'''Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйзәтуллин''' [[1918 ел]]ның [[16 июль|16 июлендә]] хәзерге [[Башкортстан]]ның Кушнаренко районы [[Талбазы (Кушнаренко районы)|Талбазы]] авылында крестьянигенче гаиләсендә туган. [[1934 ел]]да авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, [[Уфа]]га барып, медицина рабфагына укырга керә.
 
Ләкин, рабфакны тәмамлагач, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны [[Казан дәүләт педагогика институты]]на алып килә. [[1941 ел]]да укуын уңышлы тәмамлагач, аны аспирантурада калдыралар. Ләкин аңа укырга туры килми: [[Бөек Ватан сугышы]] башлана. [[1941 ел]]ның декабрендә Бәян Гыйззәт Ватанны саклаучылар сафына баса. Ул сугышта яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби училищега укырга җибәрелә. Аннан – янә фронтка. Фронттагы батырлыклары өчен Бәян Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
Юл номеры - 34:
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{Rq|image}}