Бәян Гыйззәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
'''Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйзәтуллин''' [[1918 ел]]ның [[16 июль|16 июлендә]] [[Башкортстан]]ның Кушнаренко районы [[Талбазы (Кушнаренко районы)|Талбазы]] авылында крестьян гаиләсендә туган. [[1934 ел]]да авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, [[Уфа]]га барып, медицина рабфагына укырга керә.
 
Ләкин, рабфакны тәмамлагач, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны [[Казан дәүләт педагогика институтынаинституты]]на алып килә. [[1941 ел]]да укуын уңышлы тәмамлагач, аны аспирантурада калдыралар. Ләкин аңа укырга туры килми: [[Бөек Ватан сугышы]] башлана. [[1941 ел]]ның декабрендә Бәян Гыйззәт Ватанны саклаучылар сафына баса. Ул сугышта яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби училищега укырга җибәрелә. Аннан – янә фронтка. Фронттагы батырлыклары өчен Бәян Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
 
[[1945 ел]]да армиядән кайткач, Б.Гыйззәт [[Татар дәүләт академия театрынатеатры]]на әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә. Шул ук елларда ул [[СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты]] аспирантурасында да укый һәм [[1951 ел]]да “Гафур Коләхметовның иҗаты” дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. [[1953 ел]]дан башлап, ул – Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, ә 1968-1981 елларда сәнгать секторы мөдире булып эшли.
 
Бәян Гыйззәтнең әдәби-фәнни эшчәнлеге тулысынча диярлек татар драматургиясе һәм татар театр сәнгате белән бәйле. Аның драматургия һәм театрга кагылышлы тикшеренүләре “Егерменче йөз башында татар әдәбияты” ([[1954 ел|1954]]), “Татар совет әдәбияты тарихы” ([[1960 ел|1960]]), “Заман сулышын тоеп” ([[1967 ел|1967]]), “Татар совет театры” ([[1975 ел|1975]]), [[Мәскәү]]дә [[рус теле]]ндә чыккан “История татарской советской литературы” ([[1965 ел|1965]]), “История многонациональной советской литературы” ([[1972 ел|1972]]) исемле китапларда урын алган. [[Таҗи Гыйззәт]] иҗатын яктырткан монографиясе [[1957 ел]]да аерым китап булып басылып чыга. Мәскәүдә Сәнгатьләр тарихы институтында әзерләнгән “История советского драматического театра” исемле алты томлык коллектив хезмәттә дә ул, авторларның берсе һәм редколлегия әгъзасы буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан фәнни очерклары белән катнаша. Болардан тыш, Бәян Гыйззәтнең драматургия һәм театр сәнгате турындагы мәкалә һәм очерклары төрле җыентыкларда, әдәбият һәм театрга бәйле белешмә-энциклопедияләрдә, көндәлек матбугат битләрендә күпләп басылган. [[Галиәсгар Камал]], [[Гафур Коләхметов]], [[Габдулла Кариев]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Хәлил Әбҗәлилов]], [[Гадел Кутуй]], [[Һади Такташ]], [[Гамир Насрый]] һ.б. бик күпләргә багышланган иҗади портретлар, аерым әсәр яки спектакльләр турында рецензияләр, сәнгатьнең бүгенге актуаль мәсьәләләрен күтәргән тәнкыйть мәкаләләре – болар һәммәсе Бәян Гыйззәтнең, галим һәм тәнкыйтьче буларак, иҗат активлыгы турында сөйлиләр.