Аргаяш милли округы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Тарихи дәүләт |исеме = Аргаяш милли округы |үзисеме = <small>{{lang-ru|Аргая…»
(аермасы юк)

8 апр 2012, 16:31 юрамасы

Аргаяш милли округы (рус. Аргаяшский национальный округ баш. Арғаяш милли округы, Arƣajaş milli okrugь) — Чиләбе өлкәсе составында башкорт милли округы. 1934 елның гыйнвар-ноябрьдә бар булган.

Аргаяш милли округы
рус. Аргаяшский национальный округ
баш. Арғаяш милли округы,
Arƣajaş milli okrugь

17 гыйнвар 1934 ел — 17 ноябрь 1934 ел



Тел(ләр) башкорт, рус
Акча берәмлеге сум
Үзәге Аргаяш авылы
Мәйдан 6 772 кв. км
Халык 100 851 кеше[1] (1926)

Үзәге — Аргаяш авылы.

Тарих

Файл:1928 atlas of the Soviet Union (merged).jpg
ССРБ картада Аргаяш округы, 1928 ел

1917 елның 15 ноябрендә чыккан Башкорт Үзәк советы карары буенча, Урал аръягы башкортлары Кече Башкортостанның Аргаяш кантонына кертеләләр; 1934 елның 17 гыйнварына кадәр Аргаяш кантоны Башкорт АССР составында административ-территориаль берәмлек буларак булган.

Урал өлкәсе эчендә анклав булган Аргаяш кантоны 1934 елда өр-яңадан барлыкка килгән Чиләбе өлкәсе составына «Аргаяш башкорт милли округы» статусында кертелә.

Округ Кунашак һәм Аргаяш районнардан торган.

1934 елның 17 ноябрендә БҮБК Президиумы карары белән Аргаяш милли округы бетерелә.

Милли состав

1926 елның җанисәбе буенча:[2]

Милләт Кешеләр саны %
башкортлар 40 984 40,64
руслар 31 897 31,63
мишәрләр 17 352 17,39
башкалар 10 438 10,35
Барлык 100 851 100,00

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар