Гариф Ахунов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 178.204.187.184 үзгәртүләре (бәхәс) Derslek юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 24:
'''Гариф Ахунов''', тулы исеме '''Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов''' ([[1925 ел]]ның [[18 сентябрь|18 сентябре]] — [[2000 ел]]ның [[4 июнь|4 июне]]) — [[Татарлар|татар]] [[язучы]]сы, [[драматург]], публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, [[Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе]] лауреаты.
==Тәрҗемәи хәле==
Гариф Ахунов [[19991925 ел]]ның [[18 сентябрь|18 сентябрендә]] [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крәстияннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен [[1931 ел]]да кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше [[Казанбаш]] авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф [[1940 ел]]да Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: колхоз кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, [[1946 ел]]ның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, [[1947 ел]]да аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, [[Казан дәүләт университеты|университет]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
 
Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. [[1951 ел]]да «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук [[1951 ел]]да, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге [[«Казан утлары» журналы|«Казан утлары»]]) журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» ([[1955 ел|1955]]) повестен иҗат итә. [[Ибраһим Гази]], [[Габдрахман Әпсәләмов]], [[Әнвәр Давыдов]], [[Гомәр Бәширов]], [[Шәйхи Маннур]], [[Салих Баттал]] кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
Юл номеры - 37:
 
Гариф Ахунов [[2000 ел]]ның [[4 июнь|4 июнендә]] [[Казан]]да вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
 
==Проза==
[[1978 ел|1978]], [[1986 ел|1986]] елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Әсәрдә автор катлаулы тормыш юлы үткән төп каһарманнарының язмышы аша [[1900 ел|1900]]-[[1930 ел|1930]] еллар эчендә Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра. Кызганычка каршы, язучы иҗат мирасының төп әсәрләреннән булган һәм тарихи үткәнне яңача, чын объектив күзлектән чыгып яктыртуны максат итеп куйган бу трилогиянең өченче кисәге язылмыйча кала.