Мирхәйдәр Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
 
Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
 
Мирхәйдәр Фәйзи [[Баймак районы]]нда якты эз калдырган. [[1919]]-[[1921 ел]]ларда ул [[Юлык]] авылында мәдәни-агарту эшләрен башкара, аннан [[Темәс]]тә драмтүгәрәк режиссеры һәм “Кызыл Урал” газетасында хезмәткәр булып эшли. М.Фәйзи Түбә руднигында китапханәдә эшли, аннан Баймакның үзендә китапханә мөдире була. Шушы Ирәндек таулары буенда ул “Асылъяр” ([[1920]]), “Ак калфак” ([[1922]]), “Адашкан күңел” ([[1923]]) драмаларын яза.<ref>[http://tatyash.ru/get.php?10429|40.htm#0 Ф. Бәйрәмова. Уралтауда татар эзләре]</ref>
 
Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи [[1928 ел|1928 елның]] [[9 июль|9 июлендә]] [[Башкортстан|Башкортстан Республикасының]] [[Баймак]] шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган.