Фатих Кәрими: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Фатих Гыйльман улы Кәрими''' — күренекле [[татар]] [[язучы]]сы, нашир, журналист, җәмәгать эшлеклесе.
 
[[1870 ел]]ның [[30 март]]ында [[Бөгелмә өязенең]] (хәзерге [[Әлмәт районы]]) [[Миңлебай]] авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе җитәкчелегендә өйдә ала. [[Чистай]]ның «Кәмәлия» мәдрәсәсендә, аннары ике еллык училищеда укый. [[1892 ел]]да [[Төркия]]гә ([[Истанбул]]) укуны дәвам итү өчен китә. Анда [[Төрек теле|төрек]] һәм [[Аурупа]] телләрен өйрәнә. Фатих Кәриминең [[гарәп теле|гарәп]], [[фарсы теле|фарсы]], [[төрек теле|төрек]], [[француз теле|француз]] телләрен белүе билгеле.
 
Кайткач, [[1896 ел|1896]]-[[1898 ел|1898]] елларда [[Ялта]]дагы мәдрәсәдә укыта. [[1899 ел]]да [[Аурупа дәүләтләре]]ндә сәяхәт итә. Шул ук елның июлендә гаиләсе белән [[Оренбург]]ка күченә. [[1902 ел]]да әтисе вафат була, һәм Фатих Кәрими аның типографиясендә китап бастыру эше белән шөгыльләнә.