Нәкый Исәнбәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Нәкый Исәнбәт''', чын исеме '''Нәкый Сираҗетдин улы Закиров''' ([[1900 ел|1900 елның]] [[10 гыйнвар]]ы — [[1992 ел|1992 елның]] [[12 сентябрь|12 сентябре]]) — күренекле татар [[язучы]]сы, [[шагыйрь]], [[драматург]], галим-филолог һәм фольклорчы, [[Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]] лауреаты һәм [[Татарстан|Татарстанның]] Халык язучысы.
 
==Тәрҗемәи хәле==
Ул [[1899 ел|1899 елның]] [[29 декабрь|29 декабрендә]] (яңа стиль белән [[1900 ел|1900 елның]] [[10 гыйнвар]]ы) [[Башкортстан|Башкортстанның]] Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. [[1910 ел]]дан [[Уфа]]да «Хөсәения» һәм [[«Галия»]] мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә [[Шәехзадә Бабич]] үзе фатиха бирә. [[1914]]-[[1916]] елларда «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга.
 
Нәкый Исәнбәт мәктәпләрдәтуган укытучыякларындагы булыпАтау, эшлиТастүбә, һәмҮрге Кыйгы мәктәпләрендә татар телен укыта ([[1917 ел]]ның көзеннән, [[1920 ел]]ның җәенә кадәр), халык авыз иҗатыиҗатын җыю белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).
 
1920-1922 елларда, укытучылык эшеннән аерылмыйча, Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында укый.
 
Нәкый Исәнбәт – тел галиме дә. Күп еллар дәвамында [[татар теле]]нең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды.
 
Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый.
 
Яжа тормыш корыга тотынган хезмәт кешеләренең образларын гәүдәләндергән романтик-оптимистик рухлы шигырьләр, сәхнә жанрында иҗат ителгән «Һиҗрәт» ([[1923]]), «Культур Шәңгәрәй» ([[1927]]), «Пикүләй Шәрәфи» ([[1929]]), «Портфель» ([[1929]]) кебек сатирик комедияләр, көндәлек матбугатта басыла килгән публицистик мәкаләләр, фельетоннар - болар һәммәсе Н. Исәнбәтне [[1920-еллар|1920 еллар]] [[татар әдәбияты]]ның күренекле вәкиле итеп таныталар.
 
[[1930 ел]]ның февралендә [[Казан]]га күченгән Исәнбәтне каты эзәрлекләү башлана. Матбугатта аның «Җидегән» дигән оешмада торуын «фаш иткән» нахак мәкаләләр басыла. Бу вакыйгалардан соң Исәнбәт ун ел буе матбугаттан, әдәбияттан читләтелеп яши. Ишле гаиләне туйдыру өчен «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында, [[Әтнә районы|Әтнә ягында]] китеп эшли.
 
1941 елның июнендә Мәскәүдә узасы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек барган вакытта Исәнбәтне искә төшерәләр. Декада программасына [[Татар дәүләт академия театры]] «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй» спектакльләре премьерасын әзерли.
 
Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар. Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, [[Александр Пушкин|А.С. Пушкин]], [[Мольер]], [[Низами]], [[Уильям Шекспир|Шекспир]] әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.
Строка 39 ⟶ 48 :
Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.
 
Нәкый Исәнбәт [[1992 ел|1992 елның]] [[12 сентябрь|12 сентябрендә]] [[Казан]]да үләвафат була.
 
[[Төркем:Татар драматурглары]]