Үзәк диния нәзарәте: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2+) (робот үзгәртте: ba:Рәсәй Үҙәк диниә назараты; косметик үзгәртүләр
Юл номеры - 4:
== Тарихи мәгълүмат ==
=== Патшалар заманы ===
Русиянең Үзәк диния нәзарәте, патшабикә [[Екатерина II]] фәрманы белән, [[1788 ел]]ның [[22 сентябрь|22 сентябрендә]] төзелә. [[1789 ел]]ның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул «Уфа (1796 елдан – [[Ырымбур]]) Диния магометаннар законы җыены» дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм [[Ырымбур губернасы]] (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.
 
Үзәк диния нәзарәте [[1846 ел|1846]]—[[1917 ел|1917]] елларда [[Ырымбур]] магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Аннан инде ул гел Уфа исеме белән бәйле һәм аның идарәчелеге дә шушында була.
 
=== Инкыйлабтан соңгы еллар ===
Инкыйлабтан соң үз эшчәнлеген I Мөселман корылтае ([[1920 ел]], 16—25 сентябрь) яңарта (уздыру урыны Уфа). Ул Русиянең Европа өлеше, Себер вә Казакстан Үзәк Диния Нәзараты исеме ала. Мөфти итеп яңадан [[Галимҗан Баруди]] сайлана.
 
[[1923 ел]]ның 10-25 июньдә II Мөселман Корылтаенда (Уфа) мөфти итеп билгеле дин галиме, тарихчы, казый [[Риза Фәхретдин]] сайлана.
 
=== Сугыш һәм сугыштан соңгы чор ===
1943 елда [[Үзәк Азия]] һәм [[Казакстан]] Диния Нәзарәте оеша ([[Ташкент]]та). [[1944 ел]]да [[ССРБ]] территориясендә Кавказ арты диния нәзаратына өстәп ([[Баку]]), тагын бер мөстәкыйль Үзәк төзелә: Төньяк Кавказ ([[Буйнакск]], хәзер [[Махачкала]]). Үзәк Диния нәзарәты исеме [[СССР]]ның Европадагы Үзәк өлеше вә Себер (Уфа) Диния Нәзарәте итеп үзгәртелә.
 
Сугыштан соңгы елларда дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла. Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле язганча: “Элеккеге мөфти [[Габдрахман Рәсүлев|Рәсүлев]] үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини жәмгыятьләрнең һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә мөмкинлек бирде,... ул бернинди тикшерүсез “таныклыклар”, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле дини кануннарны үтәргә хокуклар бирде, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итеп торды”.
Юл номеры - 23:
Шул ук [[1948 ел]]да СССР Министрлар Шурасы каршындагы Дини культлар эше буенча Совет үзенең барлык җирле вәкилләрен дини оешмаларны теркәмәскә кисәтә. Совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше кабат [[1950 ел]]дан соң, мөфти Г.Рәсүлев вафат булгач көчәеп китә. [[1950]]нче елларның башыннан алып мәчет-мәхәлләләрне теркәү мөмкин булмый башлый.
 
=== Хәзерге чор ===
[[1989 ел]]да, мөфти [[Тәлгат Таҗетдин]] тырышлыгы белән рөхсәт ителгән Нәзарәтнең 200 еллыгы [[Болгар дәүләте]]нең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы итеп үткәрелә. Ул вакытта Үзәк диния нәзарәтенә 131 мәчет буйсына.
 
Юл номеры - 48:
 
== Чыганак ==
* [[http://tat.e-islam.ru/books/public/history/ Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте тарихы]]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/10/6/41082/ Уфадагы Үзәк диния нәзаратына 220 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә]
 
Юл номеры - 55:
[[Төркем:Ислам]]
 
[[ba:Рәсәй Үҙәк диниә назараты]]
[[ba:ДУМЕС]]
[[ja:中央ムスリム宗務局]]
[[ru:Центральное духовное управление мусульман России]]