Әхмәтзәки Вәлиди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 28:
Зәки Вәлиди [[1890 ел]]ның [[10 декабрь|10 декабрендә]] [[Уфа губернасы]] Эстәрлетамак өязе (хәзерге [[Башкортстан]]ың Ишембай районы) Көзән авылында мулла гаиләсендә туа. Гарәп, фарсы, урыс телләрен Әхмәтзәки сабый чактан ук әйбәтләп үзләштерә. [[1908 ел]]ның көзеннән алып Казанда яшәү дәвере башлана. Атаклы «Касимия» мәдрәсәсенә укырга керә. Ә бер елдан үзе дә мөгаллим булып китә, шәһәрнең иҗтимагый тормышына актив катнаша башлый.
 
«Касимия» мәдрәсәсендә Вәлиди төрек тарихын, гарәп һәм төрек әдәбиятын укыта. [[1912 ел]]да «Төрек-татарТөрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. Яшь галим Казан университеты галимнәре Н.Катанов, Ашмарин, В.Богородицкий, шулай ук [[Санкт–Петербург]] университетында эшләүче академик В.Бартольдның игътибарын үзенә җәлеп итә. [[1912 ел|1912]]–[[1917 ел]]лар эчендә Вәлидинең утызлап хезмәте дөнья күрә.
 
Галим буларак һәм җәмәгать эшлеклесе буларак җитлегеп өлгергәч, [[1914 ел]]ны З.Вәлиди [[Уфа]]га кайтып төпләнә: «Госмания» мәдрәсәсендә мөдәррис булып эшли; [[1915 ел]]да аны Дәүләт Думасына депутат итеп сайлыйлар. Ул IV Думаның мөселманнар фракциясе эшенә катнаша.