Алынма: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Qaraq (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Алынма сүз''' - халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер те…»
(аермасы юк)

23 фев 2012, 10:06 юрамасы

Алынма сүз - халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз.

Алынма сүз барлык телләрдә дә бар, үтеп керү юллары төрле булырга мөмкин. Сөйләм аша кергән алынма сүз телнең грамматик, фонетик закончалыкларына буйсына, мәсәлән, капуста (рус.) - кәбестә; бревно (рус.) -бүрәнә.

Язма юл белән кергән сүзләр, нигездә, үзгәрешсез саклана: департамент, партия. Башка телгә кергән сүз тышкы яктан гына түгел, мәгънәсе ягыннан да төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин, мәсәлән, китап (гар.) сүзенең татар теленә бер тыш астында берләштерелгән сәхифәләр мәгънәсе генә алынган. Төшенчә атамасы буларак үтеп кергән алынма сүз мәгънәсе үзгәрми, әмма синоним рәвешендә алынган сүзнең мәгънәсе үзгәреш кичерә.

Төркемнәре

Татар телендәге алынма сүз кулланылу активлыгына карап төп 3 төркемгә бүләләр:

Соңгылары, шул исәптән гарәп-фарсы сүзләре дә, татар теленә тулысынча яраклашканнар. Рус һәм Европа телләреннән кергән сүзләрнең бер өлеше (кулланылу тарихы зур булганнары) яраклашса да, ХХ гасырда алынма сүз үзгәрешсез кала. Бары тик Аурупа алынмалары гына, рус теле аша керү сәбәпле, шул телнең закончалыкларына буйсынган хәлдә үтеп керәләр.

Бер төркем алынма сүзләр күп кенә телләрдә кулланылалар, алар халыкара лексика буларак билгеле (демократия, конституция һ.б.).

Моны да карагыз

Чыганаклар

  • Ахунзянов Э. М. Русские заимствования в татарском языке. - Казан, 1968; Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. - Казан, 1993. - 1-2 томнар;
  • Әүхәдиев И. Ш. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе турында // Татар тел белеме мәсьәләләре. 3 нче китап. - Казан, 1969;
  • Хайруллин М. Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка. - Казан, 1991.