Гариф Ахунов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Timming (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
}}
'''Гариф Ахунов''', тулы исеме '''Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов''' ([[1925 ел]]ның [[18 сентябрь|18 сентябре]] — [[2000 ел]]ның [[4 июнь|4 июне]]) — [[Татарлар|татар]] [[язучы]]сы, [[драматург]], публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, [[Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе]] лауреаты.
==Тәрҗемәи хәле==
 
Гариф Ахунов [[1925 ел]]ның [[18 сентябрь|18 сентябрендә]] [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крәстияннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен [[1931 ел]]да кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше [[Казанбаш]] авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф [[1940 ел]]да Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: колхоз кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, [[1946 ел]]ның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, [[1947 ел]]да аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, университетның[[Казан дәүләт университеты|университет]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
 
Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. [[1951 ел]]да «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук [[1951 ел]]да, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге [[«Казан утлары» журналы|«Казан утлары»]]) журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» ([[1955 ел|1955]]) повестен иҗат итә. [[Ибраһим Гази]], [[Габдрахман Әпсәләмов]], [[Әнвәр Давыдов]], [[Гомәр Бәширов]], [[Шәйхи Маннур]], [[Салих Баттал]] кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
Юл номеры - 36:
Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» ([[1968 ел|1968]]-[[1970 ел|1970]]) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» ([[1971 ел|1971]]), «Олы юлга сәяхәт» ([[1974 ел|1974]]), «Ардуан батыр» ([[1975 ел|1975]]), «Без бит Арча яклары» ([[1978 ел|1978]]), «Йолдызлар калка» ([[1979 ел|1979]]) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмышынчы еллар авылы тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм җитәкче урында эшләүче хакимият кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Гариф Ахунов [[1973 ел]]да Татарстан Республикасының [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]]нә лаек була.
 
Гариф Ахунов [[2000 ел]]ның [[4 июнь|4 июнендә]] [[Казан]]да вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
==Проза==
[[1978 ел|1978]], [[1986 ел|1986]] елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Әсәрдә автор катлаулы тормыш юлы үткән төп каһарманнарының язмышы аша [[1900 ел|1900]]-[[1930 ел|1930]] еллар эчендә Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра. Кызганычка каршы, язучы иҗат мирасының төп әсәрләреннән булган һәм тарихи үткәнне яңача, чын объектив күзлектән чыгып яктыртуны максат итеп куйган бу трилогиянең өченче кисәге язылмыйча кала.
 
Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәвамында әдип, илдә барган демократик үзгәрешләр белән рухланып, үзе кичергән тормыш материаллары нигезендә, авылда үзгәртеп кору чоры вакыйгаларына багышланган «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңарган мәхәббәт» исемле кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.
==Драматургия==
 
Гариф Ахуновның әдәби мирасында [[Казан]]да [[Татар академия театры]], [[Татар дәүләт драма һәм комедия театры|К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры]], Әлмәт, [[Минзәлә драма театры|Минзәлә драма]] театрлары сәхнәләрендә кат-кат куелып, заманында тамашачының игътибарын җәлеп иткән берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф.Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар), «Акчарлаклар» (Ш.Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б. Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре («Әдәби язмышлар», «Чишмәләр белән сөйләшү» исемле җыентыклар, 1970, 1985) һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар арасында киң таныла. Аерым алганда, ул татар теленә В.Закруткинның «Пла-вучая станица» («Йөзмә станица», [[1953 ел|1953]]) романын, А.Макаренконың «Педагогик поэма»сын ([[1957 ел|1957]]), Рабиндранат Тагор «Хикәяләр»ен ([[1960 ел|1960]]), [[Михаил Шолохов]]ның «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопеясының икенче, дүртенче китапларын (1964, 1965), Татар дәүләт академия театры өчен Н.Погодин, А.Островкий һәм башка драматургларның пьесаларын тәрҗемә итә.
==Тылмачлык==
 
Гариф Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә.
==Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр==
 
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов [[1975 ел]]да Хезмәт Кызыл Байрагы, [[1981 ел]]да Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук [[1998 ел]]дан [[Татарстан Фәннәр академиясе]]нең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.
 
Гариф Ахунов [[2000 ел]]ның [[4 июнь|4 июнендә]] [[Казан]]да вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
 
{{Rq|image}}