Сарытау губернасы: юрамалар арасында аерма

Россия империясе / РСФСР губернасы
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Тарихи дәүләт |исеме = Саратов губернасы |үзисеме = |статус …»
(аермасы юк)

17 фев 2012, 18:42 юрамасы

Саратов губернасы (рус. Саратовская губерния) — Русия империясе һәм РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Саратов губернасы
1797 — 1928


Герб
Башкала Саратов
Мәйдан 74 244,8 чакрым²
Халык 2 405 829 кеше[1]
Саратов наместниклыгы
Түбән Идел өлкәсе

Губернаның үзәге — Саратов шәһәре.

География

Чиктәлек

Як Губерна яки өлкә
Төньяк-көнбатыш Пенза губернасы
Төньяк-көнчыгыш Сембер губернасы
Көнчыгыш Самара губернасы
Көньяк-көнчыгыш Әстерхан губернасы
Көньяк-көнбатыш Дон Гаскәрнең өлкәсе
Көнбатыш Тамбов губернасы
Воронеж губернасы

Тарих

1769 елның 25 декабрендә Әстерхан губернасы составында Саратов провнициясе оештыра.

1780 елның 11 гыйварында Әстерхан губернаның көньяктагы өязеннән Саратов наместниклыгы барлыкка килә.

1796 елда Саратов наместниклыгы юкка чыгарыла, ә 1797 елда Саратов губернасы барлыкка килә; шул ук елда губернаның өлешләре Тамбов, Түбән Новгород һәм Сембер губерналарын кертеләләр.

1801 елда губерна составыннан Пенза губернасы аерып чыгарыла.

1802 елда Новохопёрск өязе Воронеж губернага күчә, ә Чёрный Яр өязе — Әстерхан губернага күчә.

1835 елда губерна эчендә Николаевск, Новоузенск һәм Царёв өязләре барлыкка киләләр. 1851 елда Царёв өязе Әстерхан губернасына күчкән, Николевск һәм Новоузенск өязләре Самара губернасына күчәләр.

1918 елда губернаның кисәге Идел буе алманнарның автономияле өлкәсенә кертелә.

1919 елда Камышин өязенең өлеше (1920 елда кире кайтарган) һәм Царицын өязе Царицын губернасына кертеләләр. Шул ук елда губерна составына Новоузенск өязенең өлеше кертелә.

1920 елда, Новоузенск өязенең кечерәю нәтиҗәсендә, Дергач һәм Покровск өязләре барлыкка киләләр.

1921 елда, Аткарск өязенең кечерәю нәтиҗәсендә, Елань өязе барлыкка килә.

1922 елда Покровск өязе Идел буе алманнарның автономияле өлкәсенә тапшырыла.

1923 елда Вольск өязе юкка чыгарыла. Шул ук елда Дергач өязе юкка чыгарыла һәм Нвоузенск өзяенә кертелә; Елань өязе юкка чыгарыла һәм Аткарск өязенә кертелә.

1928 елның 21 майдагы ВЦИК карары нигезендә, Саратов губернасы юкка чыгарыла, ә аның территория Түбән Идел өлкәсенә кертелә.

Административ бүленеш

 
Саратов губернаның административ бүленеше (1851-1918)

Саратов губернаның административ бүленеше (1851-1918):

Өяз Өяз шәһәре Мәйдан,
чакрым²
Халык саны[2]
(1897), кеше
1 Аткарск өязе Аткарск (7 300 кеше) 10 999,8 289 813
2 Балашов өязе Балашов (10 309 кеше) 10 440,9 311 704
3 Вольск өязе Вольск (27 058 кеше) 4 939,0 184 561
4 Камышин өязе Камышин (16 264 кеше) 10 911,5 307 493
5 Кузнецк өязе Кузнецк (20 473 кеше) 4 627,5 178 356
6 Петровск өязе Петровск (13 304 кеше) 6 509,6 222 070
7 Саратов өязе Саратов (137 147 кеше) 7 018,2 332 860
8 Сердобск өязе Сердобск (7 381 кеше) 6 477,4 224 782
9 Хвалынск өязе Хвалынск (15 127 кеше) 5 525,6 192 718
10 Царицын өязе Царицын (55 186 кеше) 6 795,3 161 472

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Саратов губернасы (2 405 829 кеше):
Тел Кешеләр саны %
урыс 1 846 436 76,75
алман 166 528 6,92
украин 149 291 6,21
мордва 123 893 5,15
татар 94 693 3,94
чуаш 14 403 0,60
поляк 2 596 0,11
яһуд 2 527 0,11
белорус 1 371 0,06
башкорт 1 262 0,05
калмык 733 0,03
чегән 589 0,02
латыш 324 0,01
әрмән 168 0,01
башка телләр 1 015 0,04
Өязләрдә тел буенча состав:
Өяз урыс алман украин мордва татар чуаш
Аткарск 81,2 % 5,1 % 13,4 %
Балашов 86,5 % 13,2 %
Вольск 94,5 % 1,7 % 1,7 % 1,3 %
Камышин 44,5 % 40,3 % 15,0 %
Кузнецк 61,8 % 16,0 % 19,8 % 2,2 %
Петровск 72,4 % 20,0 % 5,6 %
Саратов 86,2 % 6,7 % 3,0 % 2,4 %
Сердобск 99,7 %
Хвалынск 56,0 % 20,3 % 20,5 % 3,0 %
Царицын 87,1 % 2,2 % 7,9 % 1,1 %
Дини состав:
Дин Кешеләр саны %
Православие
динәгеләр
2 405 829 84,07
Староверлар 113 710 4,73
Лютераннар 96 958 4,03
Мөселманнар 96 001 3,99
Башка диннәр 76 643 3,19


Губернаның җитәкчелеге

Искәрмәләр