Олы Урда: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
 
Шушы шәһәрдә [[1452 ел]]га кадәр яшәгән [[Итальяннар|итальян]] [[Иосифат Барбаро]] нигездә Олы Урда татарлары турында язып калдырган.
== Олы Урда ханнары ==
# [[Саед-Әхмәд I|Саед-Әхмәд-хан]], [[Кәримбирде]] улы, х([[1435]]—[[1465]])
# [[Әхмәт|Әхмәт-хан]], [[Кече-Мөхаммәд|Кече Мөхәммәд-хан]] улы, ([[1465]]—[[1481]])
# [[Сәед-Әхмәд II|Сәед-Әхмәд-хан]], ([[1481]])
# [[Ибәк]], ([[1481]])
# [[Мортаза|Мортаза-хан]], ([[1481]]—[[1485]])
# [[Сәед-Әхмәд II|Сәед-Әхмәд-хан]], ([[1485]]—[[1487]])
# [[Ибәк]], ([[1487]])
# [[Мортаза|Мортаза-хан]], ([[1487]]—[[1491]])
# [[Миңле I Гәрәй]], ([[1491]])
# [[Ибәк]], (1491—1495)
# [[Шәех-Әхмәд|Шәех Әхмәд-хан]], ([[1495]]—[[1502]])
 
==Әхмәт хан чоры==
Дәүләт Кече Мөхәммәтнең улы һәм [[Әстерхан ханлыгы]]на нигез салган Мәхмүтнең энесе [[Әхмәт хан|Әхмәт]] идарә иткән елларда (1459-1480) үз куәтен шактый ныгыта. 100 меңле гаскәре булган Әхмәт хан татарларның [[Мәскәү |Мәскәү]] өстеннән элеккеге хакимиятен яңадан торгызырга омтылып карый: [[1476 ел]]да [[Иван III]]гә ел саен җыела торган салымны түләүне таләп итеп хат җибәрә, ләкин олы кенәз, шуңарчы ике ел элек үзен ханның вассалы итеп таныган һәм салым түләргә вәгъдә биргән булса да, моңардан баш тарта. [[1480 ел]]да ике якның да гаскәре [[Үкә]]нең кушылдыгы [[Угра]] елгасы буенда очраша. Татарларның атлы гаскәре, елганы кичкәндә уңышсызлыкка очрап, кире далага чигенә. [[Мәскәү]] рәсми рәвештә [[татар]] йогынтысыннан чыга.