Аяз Гыйләҗев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
 
==Тормыш юлы==
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев [[1928 ел]]ның [[17 гыйнвар]]ында [[Татарстан]]ның [[Сарман районы]] [[Чукмарлы]] авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары [[Зәй районы]]ның [[Югары Баграж]] авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны [[Сарман]] урта мәктәбендә укый.
 
[[1948 ел|1948]] – [[1950 ел|1950]] елларда ул – [[Казан дәүләт университеты]] студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. [[1950 ел|1950]] елның мартыннан башлап [[1955 ел]]ның августына кадәр [[Казахстан]]да тоткынлыкта була. [[Казан]]га кайткач, университетта укуын дәвам итә.
 
[[1957 ел]]ның мартыннан [[1961 ел]]ның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: [["«Чаян"»]] һәм [["«Азат хатын"]]» (хәзер [[Сөембикә журналы|"«Сөембикә"»]]) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, [["«Совет әдәбияты"»]] ([["Казан утлары"]]) журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.
 
[[1961 ел|1961]]-[[1963 ел|1963]] елларда [[Мәскәү]]дә [[СССР Язучылар союзы]] каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Юл номеры - 40:
Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.
 
[["Өч аршин җир"]] ([[1962 ел]]), [["Зәй энҗеләре"]] ([[1963 ел]]), [["Урталыкта"]]([[1969 ел]]), [["Язгы кәрваннар"]]([[1972 ел]]), [["Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят"]] ([[1973 ел]]), [["Җомга көн кич белән"]] ([[1979 ел]]), [["Әтәч менгән читәнгә"]] ([[1979 ел]]-[[1980 ел]]) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестлар остасы итеп танытты.
 
Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә.
Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.
 
Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында иҗат итүгә күп көч куйды. Аның бер-бер артлы [["Балта кем кулында" (роман)]], [["Йәгез, бер дога!" (роман-хатирә)]] кебек зур күләмле әсәрләре дөнья күрде.
 
==Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре==
==Бүләкләр==
[["Җомга көн кич белән"]] һәм [["Әтәч менгән читәнгә"]] повестьлары өчен А.Гыйләҗев [[1983 ел|1983]] елда [[Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]]нә лаек булды.
 
Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа [[1978 ел|1978]] елда [[Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе|Татарстанның]], ә [[1985 ел|1985]] елда [[РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе]] дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул – [[М.Горький исемендәге премия]] лауреаты да.
Юл номеры - 57:
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Репрессияләнгән татарлар]]
 
[[ru:Гилязов, Аяз Мирсаидович]]